Соңгы көннәрдә районда янгыннар ешаеп китте. Мөслим, Карамалы авылларында һәм Азнакай шәһәрендә шәхси мунчада янгыннар булды.
Мондый очракларның артуына көннәрнең кинәт суытып җибәрүе дә сәбәп булып тора. Кешеләр тулы көченә электр җиһазларыннан файдалана башлыйлар, мичләрне кыздыралар. Мондый вакытта гражданнар берничә киңәшне исләреннән чыгармасыннар иде. Беренчедән мичләрне аз-азлап, акрынлап кына яга башларга, өч сәгатьтән дә артык якмаска; төзек булмаган яки үзең ясаган җылыткычлардан файдаланмаска; электрүткәргечләрнең артык йөкләнешенә юл куймаска; балаларны үзләрен генә өйдә калдырмаска кирәк. Әле көннәр артык суытмады, һәр нәрсәдә дә чама хисен онытмаска кирәк.