Җитәкчеләр волейбол уйный

2016 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Түбән Камада муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында волейбол ярышлары үтте.

Анда Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Буа, Азнакай, Бөгелмә, Яшел Үзән, Баулы, Алабуга, Чистай, Нурлат, Яр Чаллыдан барлыгы 140 муниципаль хезмәткәр катнашты. Азнакайлылар Казан һәм Түбән Кама командаларыннан гына калышып, өченче урынга лаек булды.
Киләсе ярышлар 10-11 ноябрь көннәрендә Зәйдә узачак. Бу юлысы командалар бадминтонда көч сынашачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International