Чираттагы атналык киңәшмәдә район һәм шәһәр тормышына кагылышлы төп мәсьәләләр күтәрелде.
РФ Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илдар Шакиров чыгышыннан күренгәнчә, узган атнада җирлегебездә 6 җинаять кылынган. Урлашулар саны арту сәбәпле, полиция начальнигы һәркемне уяу булырга чакырды.
Кызганыч, таң аттымы, дөньяның әле бер, әле икенче почмагында килеп чыккан террорчылык актлары турында ишетеп торабыз. Әмма мондый кан коюлар бездә була күрмәсен дип телисе урынга күпкатлы йортларга, җәмәгать урыннарына шартлаткыч куелганлыгы хакында ялган хәбәр таратучылар да юк түгел. Узган атнада берәү эчке эшләр бүлегенә шалтыратып, Тукай урамы, 1 нче йорттагы фатирда яшәүчеләрне террорчылар кулга алуы турында хәбәр бирә. Тикшерү барышында шалтыратучының элек тә хөкем ителгән ир-ат булуы ачыклана. Ялган хәбәр бирүчегә карата җинаять эше кузгатылган.
– Террор актлары белән һич тә шаярырга ярамый. Кемнедер “урынына утырту” кебек гамәлләр кылыр алдыннан яхшылап уйларга кирәк, – дип ассызыклады район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзенең чыгышында.
Район пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Ләйсән Ваһапова үзенең чыгышында электрон хезмәтләр белән таныштырды.
Өч ел элек Азнакайда исереклекнең авыр дәрәҗәсендә булган һәм мөстәкыйль хәрәкәт итү сәләтен, яисә әйләнә-тирәдә ориентациясен югалткан һәм медицина ярдәме күрсәтүгә мохтаҗ булмаган затларга ярдәм күрсәтү буенча “Приют” муниципаль автоном учреждениесе эшли башлаган иде. Халык арасында “айныткыч” дип йөртелгән учреждение ел башыннан 936 кешегә хезмәт күрсәткән. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсе барышында учреждение директоры Әнисә Зарипова белдерде. Бирегә эләгүчеләрнең күпчелеген 40-45 яшьлекләр тәшкил итсә дә, араларында яшьләр дә юк түгел. “Айныткыч”ка эләгүчеләрнең 91е – гүзәл зат исемен горур йөртергә тиешле хатын-кызларыбыз. 161е – яшьлеген эчкечелеккә алыштырган 20-30 яшьлекләр.
– Эчүчелек – ул җәмгыять фаҗигасе. Бүгенге көндә ха- лык арасында аңлату эшләре алып бару мәҗбүри. Әлеге тискәре күренешләргә нәфрәт тудырырга кирәк, – дип ассызыклады Марсель Шәйдуллин үзенең чыгышында.
Киңәшмәне дәвам итеп, район башлыгы инвалидлар айлыгы барышында уздырылачак чараларга тукталды һәм һәркемне мөмкинлекләре чикләнгәннәргә битараф калмыйча, ярдәм кулын сузарга чакырды.
– Ярдәм итү, хәл белешү бер көн яки декада белән генә чикләнергә тиеш түгел. Без аларны гомер буена кайгыртып торырга тиеш, – диде Марсель Шәйдуллин.
20 ноябрь көнне районыбызның барлык авыл җирлекләрендә, шул исәптән Актүбә бистәсендә, үзара салым җыю буенча референдумнар үтте. Референдум нәтиҗәләре белән киңәшмәдә катнашучыларны район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин таныштырды. Бу көнне җирлегебездә тавыш бирү хокукы булган халыкның 64,28 проценты катнашып, күпчелек үзара салым акчасын җыярга ризалык биргән. Вахит, Микулино, Урсай авыл җирлекләрендә халык референдумда бик сүлпәнлек белән генә катнашкан булса, Илбәк авыл җирлегендә барлык халыкның – 90,20, Сарлыда 89,32 проценты килеп, барсы да диярлек “әйе” дип җавап биргән.
Азнакай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров үзенең чыгышында юллар куркынычсызлыгы, коммуналь хезмәтләр, Яңа елга әзерлек мәсьәләләренә тукталды.
Шәһәрдә инде берничә ай дәвамында авыл хуҗалыклары, җирле җитештерүчеләребез катнашында көзге ярминкәләр уздырыла. Узган атнада азнакайлылар Яр Чаллыда оештырылган ярминкәдә дә катнашып, үз продукцияләрен тәкъдим иткән. Бу хакта мәгълүмат белән район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов таныштырды.
Мошенниклар да йокламый. Авылларда үзләрен социаль хезмәткәр дип таныштырып, төрле кием, җиһаз тәкъдим итеп йөрүчеләр бар.
– Җиңел генә баерга тырышу ысуллары чикләрне белми, теге яисә бу гамәлләр кылганчы иң элек мәгълүматның дөреслеген тикшерү кирәклеген онытмасак иде, – ди район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов.
Киңәшмәдә шулай ук юлларны чистарту, җылылык, авыл хуҗалыгына кагылышлы сораулар да күтәрелде, җитәкчеләргә тиешле күрсәтмәләр бирелде.