Татарстанда 15 ноябрьдән старт алган “Үлем белән кайда сату итәләр? Хәбәр ит!” акциясен азнакайлылар да күтәреп алды.
Наркотикларның тормышыбызга никадәр зыян салуы, кешеләрнең гомерен кыюы, язмышларны җимерүе хакында күпме генә чаң каксак та, кызганыч, тамырына балта чаба алмыйбыз, ул бүген дә замана афәте булып кала. Статистик мәгълүматлар чәчне үрә торгызырлык: илебездә наркотиклар кулланудан ел саен 70 меңләп кеше үлә, 86 мең кеше наркоманга әверелә, бу һәр көнне 235 кеше дигән сүз! Наркоманиядән упкынга тәгәрәгәннәрнең нибары 10 проценты, аннан да азрагы гына дәвалана. Аны куллануның ахыры, ни генә әйтсәң дә, үлем белән төгәлләнә. Безнең илдә наркотиклардан үлүчеләрнең уртача яше – 28. Белгечләр соңгы елларда наркоманиянең тагын да яшәрә баруын, аның балалар арасында җәелүен искәртә. Хатын-кызлар арасында наркоманнарның арта баруы да җәмгыятьне тирәнтен уйландырырга тиеш.
Районыбызда наркоманиягә каршы көрәш акцияләрен Яшьләр үзәге әледән-әле оештырып тора. Республика чарасы барышында да олысы- кечесенең игътибарын бу җитди проблемага юнәлтеп, яшьләр лидерлары шәһәребез урамнарына “Наркотикларга – юк!” шигаре астында акция белән чыкты. Үткән-сүткәнне туктатып, аларның наркотикларга мөнәсәбәте, наркоманнар турында фикерләре белән кызыксындылар. Сөйләшү барышында бу хакта белгечләр ясаган нәтиҗәләр хакында аңлаттылар, шундый эчтәлекле буклетлар тараттылар, ул тудырган афәт статистикасыннан гыйбрәтле мисаллар китерелде.
Әйтергә кирәк, әлеге җитди темага 15- 17 яшьлекләр дә, 35-60 яшьлекләр, аннан өлкән яшьтәге райондашларыбыз да битараф түгел булып чыкты.
Җәмәгатьчелекнең проблеманы тануы һәм аны аңлавы, бу хакта уйлануы, сүз дә юк, уңай күренеш.
Лиза НУРЛЫЕВА