Әниләр көне уңаеннан үткәрелгән бәйгебезгә гимназиянең 1 нче сыйныфында укучы Рөстәм Сафиннан килгән язма елмаерга да, сокланырга да мәҗбүр итте.
«Әниемне тугач күрү белән үк яраттым. Ул минем иң яхшы дустым. Кая да булса җыенса, үзе белән алуны сорыйм. Хатын-кыз бит көчле булмый, ә мин бик яхшы сугышам һәм аны яклый алам. Әтием әнине акыллы, чибәр, тырыш булган өчен сайлаган. Әни – җир йөзендә иң төп кеше. Мин аны беркайчан да ташламам», – дигән юлларны укыгач, әлеге әни белән якыннанрак танышасы килеп китте.
Ләйсән Сафина үзебезнең Азнакайда туган, 2 нче урта мәктәпне тәмамлаган, бүгенге көндә мәгариф идарәсендә белгеч. Ире Артур белән ике ул үстерәләр. Кечкенәләренә әле 2 генә яшь.
– Балага әни мәхәббәте булырга тиеш. Улларымны бик еш кочагыма алып сөям. Бала өчен әни кадерле булса, әни өчен баладан да газизрәк зат юк дөньяда, – ди ул.
Ләйсән өйдәгеләрне тәмле камыр ашлары белән сыйлый. Балалар белән рәсем ясарга, гаилә белән урманда җиләк, гөмбә җыярга яраталар. Бала өчен әнә шундый тату, бердәм гаиләдә яшәүдән дә зуррак бәхет юк. Ә гаиләнең һәркемгә җылы бирүче учагын саклаучы –Әни.
Резеда ШӘРИПОВА