Авыл яшьләре берләшә

2016 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Сүз дә юк, шәһәрдә ял итәргә дә, күңел ачарга да, спорт белән шөгыльләнү өчен дә мөмкинлекләр күбрәк. Ә авылда яшәгән яшьләргә нишләргә соң? Бу сорау район җитәкчелегенең һәрдаим игътибарында. Салада яшәгән егет-кызларның да тормышларын җанлы, кызыклы итүнең бөтен юллары эзләнә.

Мәдәният йортлары, клуб, китапханә хезмәткәрләре, авыл биләмәләре башлыклары алдына бу нәүбәттән конкрет бурычлар куела, яңа эш алымнары тәкъдим ителә. Авыл җирлекләрендә яшьләр лидерларын билгеләп, аларга матди кызыксындыру чаралары күрү дә моның бер мисалы. Әйтергә кирәк, мондый эшчәнлек республикада иң беренчеләрдән булып безнең Азнакай районында башланды һәм яшьләрне авылда төпләндереп калдыруда ул үз нәтиҗәләрен бирер дә.
Авыл яшьләрен берләштереп, республикада аграр яшьләр бердәмлеге төзелгән иде. Узган атнада шәһәребезнең Яшьләр үзәгендә оештырылган семинарда шушы бердәмлек белән танышу узды.
Башкаладан килгән кунак – Татарстанның аграр яшьләр берләшмәсе рәисе ярдәмчесе Илмира Сабирҗанова яңа оешманың максаты, эш программасы белән тренинг – тәкъдир итү аша таныштырды. Яшьләр булган җирдә һәрчак шау-шу, уен-шаярыш, әлеге очрашу да районыбыз авылларыннан, оешма-предприятиеләрдән җыелган егет-кызларның, иҗтимагый оешмалар, яшьләр лидерларының күңелле авазларыннан гөр килеп торды.  Төркемнәргә бүленеп, алар уенбиремнәр аша авыл тормышын чагылдырды, бер-берләре хакында мәгълүмат тупладылар, бүген яшьләрне борчыган проблемалар буенча фикер алыштылар. Тренингта мегаполистан ерактагы авылларда яшәүче егет-кызларны борчыган күп кенә мәсьәләләр күтәрелде. Авыл яшьләре яңа идеяләргә, программаларга әзер булуларын, аларны хуплап алачакларын, иҗатта да, спортта да яңа башлангычларга актив кушылачакларын белдерделәр.
Шулай итеп, бу көнне Азнакайда республика аграр яшьләр берләшмәсенең башлангыч төбәк иҗтимагый оешмасы төзелде. Аның рәисе итеп Гөлназ Исламова, урынбасарлыкка Роберт Ермаков сайланды.
Лиза Н У РЛЫЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International