Азнакай 6 нчы урта мәктәбендә “Федераль дәүләт стандартларын кертү шартларында заманча дәрес” дигән темага багышлап, мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик бүлеге директорларның төбәк семинарын уздырды. Анда Азнакай, Ютазы һәм Башкортстанның Бакалы районнары катнашты.
Кунаклар башта кул эшләре һәм методик күргәзмәләрне карадылар. Мәктәп җитәкчесе Алиса Шәкүрова белем йортының кыскача тарихы белән таныштырды. Дүрт дистә ел дәвамында республика күләмендәге конкурсларда һәм ярышларда җиңгән бик күп педагогларны һәм укучыларны биргән коллективның горурланырлыгы бар. Мәктәп Әфган сугышы герое Николай Кандауров исемен йөртә, биредә батыр укучыларына багышланган музей эшли. Педагогларның 80 проценты югары категориягә ия.
Әмма семинарда мәктәпнең генә түгел, районның эш тәҗрибәсе күрсәтелде.
– Бүген барлык мәктәпләрдә федераль дәүләт стандартлары кертелә. Бу эш ничек тормышка ашырыла, укучыларның активлыгын арттыру өчен укытучы нинди алымнар куллана – шулар буенча әйдәп баручы укытучылар үз тәҗрибәләрен уртаклаштылар, – ди мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Лилия Әхмәдишина.
Семинар тагын шунысы белән дә үзенчәлекле булды: дәресләрне һәм мастер-классларны 6 нчы мәктәп укытучылары гына түгел, 4 һәм 7 нче мәктәпләрдән дә килеп бирделәр. Үз сыйныфлары булмагач, аларга эшләве катлаулырак булды, билгеле.
Директорлар экспертлар ролен үтәп, уңай һәм кимчелекле яклар хакында фикер дә алыштылар.
– Федераль дәүләт стандартлары буенча балалар үзләре күбрәк уйларга, эшләргә, анализ ясарга тиеш. Яңача укытуга күчкәнгә алты ел. Әлбәттә үз кыенлыклары да, уңай яклары да бар. Бүген бит мәктәп алдына белем бирү генә түгел, тормышка яраклашырдай шәхес тәрбияләү бурычы да куелган, – ди Җиңү бистәсе мәктәбе директоры Айдар Мәрданшин. Семинарда катнашучыларга сертификатлар бирелде.
– Заманча алымнар артыннан куып, гасырлар буе җыелган һәм үзләрен аклаган тәҗрибәне, идеяләрне дә онытмасак иде. Традицион һәм интерактив алымнарны куллануда уртаклыкны табарга һәм югары нәтиҗәләргә ирешергә кирәк, – дип мәктәп җитәкчеләренә уңышлар теләде Казан инновацион универститеты доценты Эльза Гыйбадуллина.
Резеда ШӘРИПОВА