Кайчагында терәлеп торган күршебезнең дә кем икәнлеген белмибез. Бер ишегалды, тирә-юнь йортларда яшәүчеләр турында әйткән дә юк. Ә менә моннан ике ел элек оешкан иҗтимагый үзидарәләр күршеләрне таныштырып, дуслаштырып кына калмады, булган проблемаларын да уртага салып, бергәләп чишәргә мөмкинлек бирде. Чөнки мондый үзидарәләр халык белән власть арасына ныклы күпер салды. Җирле оешмаларның эше белән кызыксынып, 6 нчы ТИҮ рәисе Анатолий Русалдинов белән әңгәмә корып алдык.
– Анатолий Комбарбекович, Сезнең ТИҮ кайсы территорияләрне үз эченә ала?
–Төгәл генә һәр йортны санап чыгып булмастыр, әмма шартлы рәвештә Вәлиханов урамының – төньяк, Нефтьчеләр урамының – көньяк, Ленин урамының – көнбатыш һәм Солтангалиев урамының көнчыгыш өлешләре дип алырга булыр иде.
– Биләмәгез бик зур, нинди эшләр башкарырга өлгердегез әле?
– Халыкның бер генә үтенечен дә игътибарсыз калдырган юк. Гимназиядә урнашкан бүлмәбездә сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 15.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр кабул итү уздырабыз. Халыктан кергән үтенечтәкъдимнәр нигезендә җирле власть органнары, иганәчеләребез, бигрәк тә яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы җитештерү предприятиесе (җитәкчесе Фәндүс Камалов), “Безнең й орт” Т СЖ ( Сәгыйрь Г омәров) белән берлектә шактый эшләр башкарылды. Биредә яшәүчеләрне иң борчыган проблемаларның берсе – ул төнлә белән урамнарның караңгы булуы, яктылык җитмәү иде. Солтангалиев урамы, 20 нче йортта яшәүчеләрнең үтенече буенча, «МППБиО» хезмәткәрләре белән берлектә, икешәр багана утыртып, яктырткычлар урнаштырдык. Баганалар Болгар урамы, 2 3а һәм Сөембикә урамы, 14 нче йортлар арасына да куелды. Шундый ук үтенеч белән килгән Нефтьчеләр урамы, 25 нче йортта яшәүчеләрнең теләге дә кабул булды. Быел ишегалды юллары, мәйданчыкларын төзекләндерү буенча зур эш башкарылды. Атап әйткәндә, Сөембикә урамы, 14 нче, Баһаветдинов урамы, 4 нче, Гурьянов урамы, 2,4,6 нчы, Болгар урамы, 1 нче йортлар ишегаллары юллары яңартылды. Физик мөмкинлекләре чикле гражданнарны аеруча игътибар үзәгендә тотабыз. Тиешле урыннарда пандуслар булдырылды. Киләчәктә юлларны төзекләндерү, агачлар утырту, балалар өчен уен мәйданчыклары булдыру өстендә эшлибез.
–Иҗтимагый үзидарәләр зур бер гаилә бит инде ул. Ә гаиләнең шатлыгы да, кайгысы да, бәйрәмнәре дә уртак була.
– Әйе, шәфкатьле, игелекле традицияләребез дәвам итә. Ветераннар, физик мөмкинлекләре чиклеләр, өлкән яшьтәгеләрнең хәл-әхвәлләрен белешеп, бәйрәмнәрдә тәбрикләп торабыз. Безнең территориядә үз эшләрен алып баручы эшмәкәрләр һәр ел саен инвалид балаларны Яңа ел бүләкләре белән сөендерәләр, ә депутатларыбыз Рәфис Хәсәнов һәм Азат Вәлиевләр физик мөмкинлекләре чикле өлкән яшьтәгеләр өчен күчтәнәч-бүләкләр әзерләделәр. Үз игелекләре үзләренә меңе белән кайтсын!
– Үсеп килүче яшь буын, аларның тәртибе сезне борчыймы?
– Әлбәттә, борчый. Киләчәгебез, яшәгән җиребезнең имин, матур булуы нәкъ менә аларга бәйле бит. Мин шәхсән үзем яшь буынны тәрбияләүдә хезмәт һәм спорт зур роль уйный дип уйлыйм һәм шуны истә тотып эшлибез дә. Балалар белән бергәләп территориябезне ч истарту һ әм т өзекләндерү буенча өмәләр уздырдык. Ул үзенчә бер хезмәт бәйрәменә әверелде. Гимназия директоры Альберт Рахманов белән бергәләшеп балалар белән волейбол ярышлары оештырып киләбез. Ишегалдында ф утбол я рышлары у за. К ызганычка каршы, эчеп-исереп, балаларына тиешле игътибар бирмәүче гаиләләр дә бар. Полиция хезмәткәрләре белән берлектә аларны күзәтеп, сөйләшеп торабыз. Әнә шулай бергә-бергә дус бер гаилә булып яшибез.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Әңгәмәдәш: Нәсимә ФАЗЛЫЕВА