ВИЧ-инфекциясенә каршы көрәш дөнья берләшмәсенең өстенлекле мәсьәләсе булып кала. БМО Генераль ассамблеясе 2030 елга тотрыклы үсешнең яңа максатларын кабул итте, аларның бер күрсәткече – ВИЧ-инфекция эпидемиясен туктату.
Россиядә ВИЧ-инфекциясенең эпидемиологик вәзгыяте киеренке кала бирә, эпидемия җәелүе, инфекциянең куркыныч астындагы зәгыйфь төркемнәрдән гомуми халыкка чыгуы бара.
ВИЧ-инфекциясенең Россиядә беренче очрагы 1987 елда теркәлә, бүгенге көндә аларның саны – 1062476, вафат булучылар – 225992 кеше. Татарстанда барлыгы диспансер теркәлүендә 12721 ВИЧ-инфекцияле кеше теркәлгән.
Хәзерге көндә ВИЧ-инфекция эпидемиясенең үзенчәлеге булып эпидемиологик процесска репродуктив яшьтәге хатын-кызларның тартылуы тора. Соңгы 10 ел эчендә ВИЧ-инфекцияле хатын-кызларның саны ике тапкырга артты һәм 4965 кеше тәшкил итте. Барлыгы ВИЧ-инфекцияле хатынкызлардан 2757 бала туды, шулардан 101 балага ВИЧ-инфекция диагнозы куелды.
Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы игълан иткән Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне – 1 декабрь ВИЧ-инфекциясе таралуын һәм ВИЧ-инфекция эпидемиясенең афәтле нәтиҗәләрен киметү өчен авыру турында халыкның хәбәрдар булырга тиешлеген искәртү көне булып тора.