Халыкара инвалидлар көне бөтендөнья халыклары өчен аеруча яхшылыклар белән аерылып торган үзенчәлекле көн. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр һәркайсыбызның игътибары, ярдәме һәм шәфкатенә мохтаҗ. Шуңа да районыбызда киң җәмәгатьчелеккә физик мөмкинлекләре чикле, мохтаҗ гражданнарга карата рәхимшәфкатьле булу, аларга даими рәвештә ярдәм күрсәтү бурычы куела.
Соңгы елларда районыбыз халкы әлеге игелекле эштә зур активлык күрсәтә, инвалид балалар, авыруларга карата бик күп шәфкатьлелек акцияләре уздырылды.
Физик мөмкинлекләр чикле булу талантны үстерү, спорт белән шөгыльләнү, актив тормыш алып баруга киртә була алмый. Моңа үзебезнең якташларыбыз мисалында да инандык. Алар үзләренең мөмкинлекләрен ачалар, тулы тормыш белән яшиләр. Район, җөмһүриятебез, Россия һәм хәтта халыкара ярышларда Азнакай данын яклаган спортчыларыбызның осталыгы, батырлыгы, кыюлыгына сокланабыз һәм алар белән горурланабыз.
Күңел җылысын кызганмыйча инвалидлар белән турыдан-туры эшләүчеләргә, белемле, киләчәк тормышка ышаныч белән караучы балалар тәрбияләүче укытучылар, социаль хезмәткәрләр, табиблар, һәм башка игелекле хезмәт ияләренә олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Һәрбарчабызга сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иминлек, киләчәк көннәргә ышаныч телим.
Тәннәребез сау, күңелләребез саф, йөрәкләребез тулы изгелек булсын!
Марсель ШӘЙДУЛЛИН, Азнакай муниципаль район башлыгы