Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматлар буенча бүген азнакайлылар көнгә 94,2 тонна сөт савалар. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 7 процентка күбрәк. Бер сыерга 1 2,1 кг сөт туры килә. Районыбызның сөт җитештерү күрсәткечләрен яхшыртуда “Союз-Агро”, “Марс”, “Габдрахманов Л.Г.”, “Таллы Бүләк”, “Чатыр тау”, “Тукай ис.”, “Азнакай” АФ” хуҗалыклары үзләреннән зур өлеш керткәндә, “Чалтаймас”, “Победа”, “Кәлимуллин И. А”, “ Шәвәлиев З.Г.”, “ Герой К әримов Ф.Ш. и с.” ( “Чалпы”) хуҗалыкларында сөт савып алуны нык киметкәннәр. Район җитәкчеләре һәм авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре агропредприятиеләр җитәкчеләре белән берлектә даими рәвештә кышлату чорында терлекчелек продукциясе җитештерүне арттыру һәм башка мәсьәләләргә багышланган семинарлар уздыралар, үзара тәҗрибә уртаклашып, кимчелекләрне бетерү өстендә эшлиләр.
.png)