Насыйп ярлар кайларда?!..

2016 елның 6 декабре, сишәмбе

Зәнифә көн буена үзенә урын тапмый йөдәде. Әле дә ярый өйдә вак-төяк мәшәкатьләре бар, шулар белән әвәрә килеп кичне җиткерде. Сәгать телләре бишкә авышуга күңеле янәдән үрсәләнә башлады: барыргамы, юкмы? Таныш-белеш күрсә ни әйтер? Бу “мескен” дә монда килгәнме, диючеләр булмасмы? Азнакай бит ул, күпләр бер-берен белә...

Иренең вафатына да инде алтынчы ел китте. Балаларның үз тормышы, әле дә ярый ике атнага бер булса да оныкларны ияртеп кайтып, әниләрен сөендереп китәләр, ә калган көннәрдә Зәнифә бер ялгызы. Бу дөньяда менә шушы ялгызлыктан да читен халәт юктыр. Адәм баласына җан җылысы да бик кирәк икән. Әле иллесен генә тутырып килә, картаерга иртәрәк... әнә шулай уйларында үз-үзенә “аклану” эзли-эзли ул өс-башын алыштырды да, тәвәккәлләп чыгып китте...
“Пар канатлар” клубының чираттагы кичәсе ул көнне бик матур залда, чәйле табын артында барды. Бусагадан кыенсынып кына атлаган ир-егетләр, туташханымнарга берсеннән-берсе матур яңгыраган җыр-моң тәэсир иттеме, әллә клуб җитәкчесе Лена Гыймаеваның йөзеннән сибелгән нур, тәмле теле әсир итте – каушау, читенсенүләр тора-бара юкка чыгып, кичә кунаклары икешәр пар булып өстәл артларына урнашып бетте.
Танышу барышындагы уен-көлке, җыр-биюләр белән вакытның узганы сизелми дә калды. Аларның өстәленә туры килгән ир-егетләрнең куе кара кашлы, бераз моңсулык сирпелгән зур кара күзлесе беренче күрүдә үк Зәнифәнең игътибарын җәлеп иткән иде. Тыйнак, басынкы да икән үзе.
Сүзләрен уйлап, кистереп кенә әйтеп куя, шаянлыгы да бар. Күрше өстәл артындагы ике ханымның да аңа әледәнәле караш ташлап алуын күз чите белән генә эләктереп алды Зәнифә. Танышу барышында Зөлфәтнең дә өч ел элек хатынының авырып вафат булуы, үзенә күптән түгел 55 яшь тулуы мәгълүм булды. Бер-берсенә кызыксынучан караш ташлап алгаласалар да, якыннан танышып китә алмады алар. Әллә икесе дә артык оялчан, әллә вакыты җитмәгән...
“Пар канатлар” клубындагы кичәне бик ошатып кайтты Зәнифә. Өйдә телевизор карап утырганчы, рәхәтләнеп ял итте, күпме кеше белән танышты, аралашты, яшьлектәгедәй очынып биеде... Хәзер инде ул түземсезлек белән чираттагы кичәне көтә. Тормышын үзгәртеп, язмышына язылган кешесен очратып, бәлки ул да пар канатлы булып куяр? Сыңар канат белән яшәүләре айһай кыен шул...
ЯЛГЫЗЛАР, БУЙДАКЛАР ИГЪТИБАРЫНА!
“Пар канатлар” клубы 23 декабрьдә сезне Мәдәни үзәккә Яңа ел алды очрашуына чакыра. Бу чорның могҗизалар, көтелмәгән вакыйгаларга бай булуы хакында онытмагыз! Күктәге йолдызлар да шуны фаразлый.
Лиза НУРЛЫЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International