Киләчәк яңа технологияләр кулында

2016 елның 6 декабре, сишәмбе

Нәрсәдер ясау өчен хәзерге укучыларга балта-чүкеч тоттырам димә. Алар уй-хыялларын бөтенләй яңача – 3 D принтер ярдәмендә тормышка ашыралар. Прототиплаштыру һәм укучыларның техник үсеше буенча 4 нче лицейда узган республика семинарында катнашучылар да киләчәкнең яңа технологияләр кулында икәненә инандылар.

Прототип сүзе яңарак кулланылышка керә башлады. Гади тел белән әйткәндә, ул физик объектны (әйтик, ваза, чәчәк, төрле фигуралар һ.б) катламлап ясау. Моның өчен 3 D принтеры, пластик җеп (түбән температурада эри торган башка материаллар да ярый) һәм компьютерда проектлый белү кирәк. “WorldSkills чемпионатында катнашучыларны әзерләү буенча республика мәктәпләрендә база мәйданчыклары булдыру” конкурсында катнашып, 4 нче лицей быел грант откан иде. Шул акчага 3 D принтерлар һәм сканер сатып алынган.
– Безнең өчен бу горурлык, шул ук вакытта зур җаваплылык та өсти. Укучыларны 2019 елда узачак чемпионатка әзерләргә тиешбез. Үзебезнең генә түгел, күрше-тирә районнарның мәктәпләре дә килеп, бездә өйрәнә алалар, – ди лицей директоры Ленар Хәйруллин.
Ул әлеге проектны тормышка ашыруда ярдәмнәре өчен район хакимияте, мәгариф идарәсе җитәкчеләренә, депутатлар Рөстәм Дәүләтшин һәм Азат Мирмиевка рәхмәтле.
Семинарда Бөгелмә машина төзелеше текникумының бүлек җитәкчесе Ирина Веряскина да катнашты. Әлеге уку йорты килешү нигезендә 4 нче лицей белән хезмәттәшлек итә. Алар бу юнәлештә күптәннән эшлиләр һәм уртаклашыр тәҗрибәләре җитәрлек.
Семинарның практик өлешендә яңа технологияләргә багышланган ачык дәресләр, мастер-класслар күрсәтелде.
– Прототиплаштыруны укучылар башлангыч сыйныфтан ук өйрәнәләр. Ул дәрес булып керми, ә түгәрәк формасында уздырыла. Узган ел JuniorSkills чемпионатыннан ике укучыбыз көмеш медаль алып кайтты, – ди инновация эшләре буенча директор урынбасары, түгәрәк җитәкчесе Рөстәм Сәитов. Әлеге призерлар – 9 нчы сыйныф укучылары Раил Сабиров һәм Мансур Нуриев семинарда катнашучыларга презентация дә үткәрделәр.
– Кибеттә сатылмый торган әйберләр ясап була. Әнигә чәчәк, әтигә машина эмблемасы ясап бүләк иттем, алар бик шатландылар, – ди Мансур.
Прототиплаштыру – әлегә сөрелмәгән ялан кыр кебек, әмма замана яшьләре аны үзләштерергә әзер.
Резеда ШӘРИПОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International