Яңа бина – яңа уңайлыклар

2016 елның 7 декабре, чәршәмбе

Районыбызның юбилей елында, инвалидлар ункөнлеге барышында тагын бер истәлекле вакыйга булды: Азнакай шәһәрендә медик-социаль экспертиза хезмәтенең яңа бинасы ачылды.

Россия Хезмәт министрлыгының Татарстан буенча төп медик-социаль экспертиза бюросының әлеге 19нчы федераль учреждениесе (ул азнакайлылар элек сөт кухнясы дип белгән, Хәсәншина урамындагы 7 а бинасында урнашкан) Азнакай, Ютазы һәм Баулы районнарында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтәчәк. Аны ачу тантанасында әлеге районнардан вәкилләр, Татарстан Республикасында Кеше хокукларын яклау буенча уполномоченный Сәрия Сабурская, Дәүләт Советы депутаты, республиканың инвалидлар җәмгыяте рәисе Рифат Ганибаев, Татарстан буенча медик-социаль экспертиза төп бюросы җитәкчесе Ригель Низамов, Россия Хезмәт министрлыгының Татарстан буенча төп медик-социаль экспертиза бюросы каршында эшләп килүче иҗтимагый совет әгъзалары, шәһәр халкы катнашты.
–Шушы төбәктә яшәүчеләр өчен филиал ачуда Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллинның тырышлыгы зур булды, – диде Ригель Низамов. – Шәһәрнең уртасында урнашканлыктан, ул башка районнардан килүчеләр өчен дә уңайлы. 300 квадрат метрлы элеккеге муниципаль милек саналган бинаны медик-экспертиза учреждениесе итеп реконструкцияләүдә җирле төзүчеләр бик яхшы эшләде.
Капиталь ремонт үткәрүгә һәм җиһазлауга федераль бюджеттан 15 миллион сум акча бүлеп бирелде. Һәр көнне биредә 12шәр кешегә дәүләт хезмәте күрсәтеләчәк.
Һәр хәрәкәт авыр бирелгән физик мөмкинлекләре чикләнгән кешегә медицина тикшерүе үтүгә ерак арадагы зур шәһәрләргә чыгып китү генә түгел, чират торуның да никадәр газаплы булуын әйтеп, Рифат Ганибаев шушындый уңайлыклар тудырган өчен республика, Азнакай районы җитәкчеләренә барлык инвалидлар исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Татарстанда Кеше хокукларын яклау буенча уполномоченный Сәрия Сабурская, Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин республикада, шул исәптән районыбызда инвалидларга булган кайгырту-ярдәм хакында сөйләделәр.
–Дөнья шулай бит инде ул, әле генә син исән-сау, ә бер мизгелдә инвалид калырга да мөмкинсең. Ул миңа килмәс, дип әйтеп булмый, моннан беребез дә хали түгел, – ди Үчәлледән килгән Нияз Сөнгатуллин. – Мин дә типсәм тимер өзәрлек ирегет идем. Флюорография үпкәмдә җитди үзгәрешләр булуын күрсәткәч, операция ясатырга мәҗбүр булдым, бу органымның өчтән бер өлеше генә калды. Менә, инвалидлык белешмәсе алырга килдем. Бюро филиалының ачылган көненә туры килде. Бик матур, уңайлы, заманча җиһазланган бина, һәрхәлдә, миңа бик ошады. Чаллыга, Әлмәткә чыгып китү түгел инде, аны Азнакайда булдыру артыннан йөргән республика җитәкчеләренә, район башлыгына рәхмәт. Тәне авырткан, башкалар ярдәменә калган кешегә яшәүләре бигрәк тә авыр, менә шулай безнең хәлгә керә белүчеләр, аңлаучылар булуы зур сөенеч.
Медик-социаль экспертиза бинасы якты, иркен, җылы. Сәламәтлеге какшаган кешегә бөтенесе дә җайлы, уңайлы булсын өчен һәр кечкенә генә деталь дә исәпкә алынып, хезмәт күрсәтүчеләргә дә, аларны кабул итүчеләргә дә биредә барлык шартлар тудырылган.
Лиза НУРЛЫЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International