Атналык киңәшмәдә

2016 елның 9 декабре, җомга

Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, гадәттәгечә, юбилярларны бүләкләүдән һәм узган җиде көндә булган вакыйгаларны, эш-чараларны анализлаудан башлады.

1 декабрьдә милек салымын түләүнең соңгы көне булса да, әле арада бурычлылар да бар. Айдар Шәмсетдинов оешмаларда, җирлекләрдә эш торышы турында анализ ясап, коллективларда хезмәткәрләр арасында аңлату эшләрен дәвам итәргә киңәш итте. Узган атнадагы оператив хәл торышы белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге начальнигы Илдар Шакиров таныштырды. Җиде көн эчендә җирлегебездә ике җинаять кылынган. Аларның барысы да урлашу белән бәйле.
Юлларда да вәзгыять киеренке кала бирә: районда 15 авария теркәлгән. Җиде кеше спиртлы эчемлекләр кулланган килеш машина белән идарә иткән. Ул шулай ук районда утлы корал, шартлаткыч матдәләрнең законсыз әйләнешен туктату максатында уздырылучы “Арсенал” оператив-кисәтү операциясе барышы белән дә таныштырды. Узган атнада хокук сакчылары халыктан 11 корал алган.

Җирлегебездә көзге чакырылыш та тәмамлануга таба бара.
– Тулаем алганда, көзге чакырылышка әзерлек яхшы алып барылды, куелган бурычлар хәл ителде. Бу көздә армия сафларына алынган егетләр яхшы әзерлек белән китте: егетләрнең күбесе махсус курсларда укып шофер һөнәрен үзләштерде, – диде үзенең чыгышында районның хәрби комиссариат бүлеге җитәкчесе Рәдиф Камалеев. Ул шулай ук егетләрне хәрби хезмәткә озатуда ярдәм иткән кайбер оешма-предприятие җитәкчеләренә рәхмәт хатлары да тапшырды.
Район эшмәкәрләр берлеге рәисе Әнвәр Җиһангиров киңәшмәдә катнашучыларны эшмәкәрлекне популярлаштыруга нигезләнгән чаралар белән таныштырып үтте. 9 декабрьдә ТРның Икътисад министрлыгы Азнакайда “Бизнес десант” укыту-семинарын оештыра. Бирегә эшмәкәрләргә ярдәм программалары хакында тулырак белергә яки үз эшләрен ачарга теләге булганнарны һәм чыгарылыш сыйныф укучыларын чакыралар.
27 гыйнварда исә 2016 ел нәтиҗәләре буенча “Ел эшмәкәре” бәйгесен уздыру күздә тотыла. Җиңүчеләр дүрт номинация буенча билгеләнәчәк.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров үзенең чыгышында Яңа елга әзерлек, юлларны кардан чистарту, хәвефсезлек мәсьәләләрен күтәрде. Киңәшмәне йомгаклап, Айдар Шәмсетдинов каралган мәсьәләләр буенча үзенең фикерләрен һәм тәкъдимнәрен җиткерде. Инвалидлар декадасын уздыруда җитәкчеләр алдына бурычлар билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International