Бар көчне – сөтне арттыруга

2016 елның 9 декабре, җомга

Районыбыз агропредприятиеләрендә атна саен терлекчелек буенча семинарлар дәвам итә. Җомга көнне ул “Закирова Л.Ә.” крестьян-фермерлык хуҗалыгында булды.

Ландыш Әхәт кызы районда авыл хуҗалыгын җитәкләүче бердәнбер хатын-кыз. Әмма, матур эшләре белән кайбер ир-ат коллегаларын да уздырып җибәрә ул. Хуҗалык фермасында терлекләр һәм хезмәткәрләр өчен бар шартлар да тудырылган. Фермалар чиста, коры, малларның асларына пычкы чүбе түшәлгән, алларына мул итеп азык салынган. Шуңа да терлекләре дә көр. Хуҗалыкта ел ярымга җитәрлек мул һәм сыйфатлы азык әзерләнгән. Аларны бар шартларын туры китереп, төрләндереп ашаталар. Бозаулар торагында да шундый ук уңай шартлар урнаштырылган: җылы, чиста, якты. Бозаулар алдында яфраказык, дару үләннәренә кадәр бар. Башка кайбер хуҗалыклардан аермалы буларак, монда кайсы гына өлкәне алсаң да, әҗәтләр юк, хезмәт хаклары үзвакытында түләнеп бара. Тик менә сөт җитештерү темплары гына бераз кимеп киткән, бер сөтбикәгә 10,3 кг туры килә. Ландыш Закирова алга таба сөтне арттыруга ныграк игътибар бирәчәкләрен әйтте.
Семинарда район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов катнашты. У л к ышлату ч орында т ерлекчелек п родукциясен җитештерүгә ныклы игътибар бирергә кирәклегенә басым ясады. “ Яхшы сыйфатлы ит һәм сөт җитештерү өчен районда бар шартлар да бар. Җитәрлек күләмдә терлек азыгы әзерләнгән, фермалар заманча технология белән җиһазландырылган. Әмма бер хуҗалыкта сөт җитештерү артса, икенчесендә кими бара һәм, гомумән, районны артка сөйриләр”, – диде авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим У сманов. С еминарда т ерлекчелек буенча кимчелекләрне бетерү һәм уңышларга ирешү юнәлешендә ныклы сөйләшү булды. Бүген азнакайлылар 94 тоннадан артык сөт савалар. Ел азагына кадәр аны 100 тоннага кадәр җиткерү бурычы куелды.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International