Гадел тормыш нигезләре мәктәптә салына

2016 елның 12 декабре, дүшәмбе

Җәмгыятебезнең иң яман чирләреннән берсе – коррупция. Ришвәтчелек, әшнәлеккә ачуыбыз чыкса да, кайчакта үзебез дә сизми шул адымга барабыз. Коррупция нидән башлана? Аны ничек җәелдермәскә? Коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан Азнакай шәһәр прокуратурасы вәкилләре бу атнада мәктәпләрдә укучылар белән очрашулар үткәрә.

Азнакай 7 нче урта мәктәбендә ул 9 һәм 10 нчы сыйныфлар белән викторина формасында оештырылды. Башта шәһәр прокуроры ярдәмчесе Гүзәл Галиева районда коррупциягә каршы нинди эшчәнлек алып барылуы, закон каршында җаваплылык белән таныштырды. Аннан соң укучылар коррупциягә китергән сәбәпләр, аның төрләре турында тестлар чиштеләр. Район Советының оештыру бүлеге начальнигы Эльвира Галиева биремнәр таратты һәм укучылар теге яки бу вакыйгада коррупция чалымнары бармы-юкмы икәнен ачыкладылар. Дәрес ахырында җавапларның төгәллеге буенча командаларга урыннар билгеләнде һәм бүләкләр тапшырылды.
– Мондый чаралар районыбызда ел саен уза. Тематикасы бик мөһим. Коррупциягә каршы көрәш ил буенча җәелгән. Киләчәктә балаларга бу белемнәрнең кирәге чыгар дип уйлыйм.
Алар тиздән олы тормыш юлына басачаклар. Һәр гамәлләре өчен җаваплылык хисе мәктәптән үк тәрбияләнсә, җәмгыятебездә хокук бозулар да кимрәк булыр иде, – ди район башлыгы ярдәмчесе Рамил Гатиятуллин.
Укучылар үзләре дә очрашудан канәгать калды. Алар викториналарда актив катнаштылар.
– Кешенең матур хисләрен җимерә торган бу яман чиргә каршы һәр кеше көрәшергә тиеш. Дәрестә үзем өчен күп нәрсә ачтым. Мәсәлән, табибка рәхмәт йөзеннән күчтәнәч бирүнең коррупция икәне башка да килми иде. Ришвәт алучы гына түгел, бирүченең дә закон бозучы икәнен төшендек, – ди 10 нчы сыйныф укучысы Азалия Вәлиева.
Прокуратура вәкилләре белән мондый очрашулар башка мәктәпләрдә дә дәвам итә.
Резеда ШӘРИПОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International