Хокукый культура елы кысаларында 7 декабрьдә Азнакайда сигез район катнашында мәгариф хезмәткәрләре профсоюз активының төбәк семинары узды.
Анда Халык мәгарифе һәм фәне республика профсоюз комитеты рәисе Юрий Прохоров, баш белгечләр Гөлсинә Гафарова, Диләрә Бургуева катнашты һәм белем бирү учреждениеләрендә хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салуның хокукый нигезләре турында чыгыш ясадылар.
Кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зарипова сәламләде.
– Районыбызда сәнәгать тә, авыл хуҗалыгы тармагы да югары үскән. Күп кенә юнәлешләрдә без республикада алдынгы позицияләрдә торабыз. Районда 34 профсоюз оешмасы бар.
Район башкарма комитеты, координацион совет һәм эш белән тәэмин итүчеләр арасында өчъяклы 178 коллектив килешү төзелгән. Эшләүче халыкның 98 проценты профсоюзда тора, – диде Айдар Шәмсетдинов.
Мәгариф идарәсенә килгәндә, анда 76 башлангыч профсоюз оешмасы бар. Белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре хезмәткәрләренең барысы да әлеге оешмаларга кергән. Айдар Шәмсетдинов озак еллар мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасын җитәкләүче Рәмзия Хәсәновага һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Эльвира Зариповага рәхмәтен белдерде.
Юрий Прохоров Азнакай мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы эшен, хакимият белән социаль партнерлыкны югары бәяләде, күп кенә мәсьәләләрнең җирле югарылыкта хәл ителүен билгеләп үтте.
Мәгариф тармагына булган игътибар һәм һәрдаим ярдәм өчен муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинга һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдиновка Рәхмәт хатлары тапшырды.
Ул хезмәткәрләрне социаль яклау буенча республика комитеты тарафыннан башкарылган эшләр белән таныштырды. Соңыннан залдагыларның сорауларына җавап бирде, социаль партнерлык буенча республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде.
Резеда ШӘРИПОВА