Коръән уку бәйгесенең зона туры үтте

2016 елның 13 декабре, сишәмбе

Азнакайда Коръән уку бәйгесенең зона туры узды. Анда республиканың көньяк-көнчыгыш районнары – Урыссу, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск һәм Азнакайда җиңү яулаган ир-егетләр һәм хатын-кызлар көч сынашты.

Бәйгене муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов ачып, барлык мөселман кардәшләргә изге теләкләрен җиткерде.
– Бүгенге бәйге – үз белемеңне күрсәтү генә түгел, тәҗрибә уртаклашу өчен дә менә дигән мөмкинлек, – диде Наҗәт Нәгыймов үзенең чыгышында һәм мөхтәсибләргә истәлек бүләкләре тапшырды. Коръәнне көйләп уку номинациясе буенча ир-атлар арасында Ризван Шәрәпов (Баулы районы), Исмәгыйль Зарипов (Азнакай) һәм Рәсим Садыйков (Баулы) призлы урыннарны бүлеште.
Коръәнне яттан укуда Урыссу бистәсеннән Фәридүн Ходайдодовка тиңәр булмады. Хатын-кызлар арасында исә беренчелекне Хәдичә Әүхәдиева (Лениногорск) яулады.
Шул ук көнне Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте һәм Азнакай шәһәре һәм районы мөхтәсибәте Әхмәтһади Мәкъсудиның “Гыйбадәте Исламия” китабы буенча викторина да үткәрде. Биредә районнардан килгән 21 бала язма рәвештә төрле авырлыктагы 45 сорауга җавап бирде.
Ир балалар арасында дин нигезләрен яхшы белүдә Азнакайдан Азат Якупов һәм Айзат Гыйләҗев аерылып торды. Кызлар арасында Илүзә Димөхәммәтова – беренче, Сөмбелә Хакова икенче булды.
Коръән уку бәйгесендә һәм викторинада җиңү яулаучыларның барсына да истәлек бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International