Кул-аякларын селкетмичә, гомумән, хәрәкәтләнмичә бер генә минут та тормаган, үзе тотып ашый алмаган, сөйләшүдән мәхрүм, тәүлекнең һәр мизгелендә ярдәмгә мохтаҗ үсмерне өйләрендә күргәндә үк йөрәгем кысылып, күңелем сыкрап куйган иде. Аның шулай җәфалануын көн дә тоеп, бу сызлануларны үзе аша үткәреп яшәгән әти-әнисенә, якыннарына нишләргә? Ә нишли аласың, алар инде моңа ризалашкан.
–Аймирыбызны безгә Ходай сынау итеп җибәргән. Аннан башка тормышыбызны күз алдына да китерә алмыйбыз, – ди оныгының башын йомшак кына сыпырып Алсу әбисе. Кызганычка каршы, районыбызда Аймир кебек шулай коляскада гына йөрүче, түшәктә ятучы 70 бала бар. 9 декабрьдә район-шәһәр Мәдәният йортында үткән игелек марафонында аларның берничәсен генә күрдек. Ә бит һәркайсы безнең ярдәмгә мохтаҗ. 16нчы тапкыр оештырылган бу чарага һәркем бүләге, сәдакасы белән килгән. Аймирга да җылылык челтәре коллективы кул-аякларын ныгыту өчен спорт инвентаре, ә урман хуҗалыгы коллективы малайга тәм-томлы капчык – Яңа ел күчтәнәче һәм гаиләгә бер машина ярылган утын бүләк итте.
–Менә шушындый нарасыйлар язмышына ничек битараф каласың?! Әрвахлар рухына атап бирергә пенсиямнән ел әйләнә өлеш чыгарып җыеп барган сәдака акчамны кыстырып, игелек марафонына ел да киләм, – ди янәшәмдәге 80 яшьлек Рәйсә апа Зарипова. – Быел әле менә 5 күршемне дә иярттем...
Игелек марафоны республикада беренче булып безнең районда старт алган иде. Әлеге матур традициягә тугры калып, азнакайлылар шәфкать гамәлендә быел да актив катнаштылар, зал халык белән тулы иде. Мәдәният йортына килә алмаганнар телемарафонны өйләрендә карады, ул турыдан-туры трансляцияләнде. Коллегаларыбыз әзерләгән телесюжетлар күзләрне яшьләндерә...
Әнә, экранда Юлдашевлар гаиләсе. Әнвәрнең дә яшьтәшләре кебек рәхәтләнеп чабасы, футбол уйныйсы килә. Әмма... кечкенә малайны язмыш дигәнең коляскага беркеткән. Аңа үз әтисен алыштырган ир-егетнең: “Әнвәрне бик тә яратам. Ул йөреп китсә, үземне бик бәхетле санар идем”, – дип өзелеп торуы хөрмәт хисләре уята.
Физик мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызга ярдәм күрсәтү максатында үткәрелгән чарада райондашлар, оешма-пре дприя тие ләрнең хезмәт коллективлары, җитәкчеләрнең барсы да шәхсән өлешләрен кертергә ашыкты.
–Сәламәтлеге начар булып, бу дөньяда яшәр өчен һәр көне зур батырлык, җитди сынау таләп иткән кешеләрне, бигрәк тә инвалид балаларны, аларны тәрбияләгән олы йөрәкле әти-әниләрне күргәч, дөньяга бөтенләй икенче күзлектән карый башлыйсың, – диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин. – Күңелдә аларга булдыра алганча ярдәм итү теләге уяна. Менә бүген дә бу залга изге җанлы, башкалар хәсрәтенә битараф булмаган райондашларыбыз җыелган. Районыбызның бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре ел да бер көнлек хезмәт хакларын шәфкатьлелек фондына күчерә. Күп кенә оешма–предприятиеләрнең хезмәт коллективлары җитәкчеләре бүгенге чарага бүләкләр белән килде. Мондый игелек гамәлләренә беркайчан да соң түгел. Мохтаҗларга ярдәм итүне туктатмыйк.
Районыбызны үстерүдә саллы ярдәмен күрсәтеп килгән нефтьчеләребез хәйрия марафонына быел да иң беренчеләрдән булып кушылды. “Азнакайнефть” идарәсе җитәкчесе Марат Җәләтов чыгышында шушы көннәрдә Актүбә бистәсендә дә игелек чарасы үтүе, анда бистәдә яшәүче физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә күрсәтелгән ярдәм-игътибар хакында сөйләп узды. Бүген дә нефтьчеләр катлаулы операцияләргә, тернәкләндерү үзәкләренә бару мөмкинлеге биреп, бик күпләрне сөендерде.
–Коллективта бу изге эшкә берәүне дә мәҗбүриләү юк. Хезмәткәрләребез аңа үз теләкләре белән, ихластан кушылды, – диде ул.
Азнакай мөхтәсибе Азат хәзрәтнең Мәүлид көннәрендә иманлы булырга, мөмкинлектән чыгып мохтаҗларга зәкәт бирергә чакырып ясаган чыгышы берәүне дә битараф калдырмагандыр. Районыбызның хезмәт коллективлары җитәкчеләре, вәкилләре, эшмәкәрләр, аерым райондашларыбыз кулыннан бүләк алган сәхнәдәге һәркем үзенә карата булган бу игътибар, ярдәм өчен чиксез рәхмәтле булып, әйтеп бетергесез дулкынлану кичерә иде. Инвалидларның район җыелма командасын илкүләм, республика бәйгеләрендә ирешкән уңышлары белән котлап кубоклар, Мактау грамоталары тапшырырга башкаладан килгән тренер Фәридә Сафиуллина республика инвалид балалар спорт мәктәбенең Азнакайда да филиалы ачылсын иде, дигән теләген дә ирештерде.
Сәламәтлекләре чикләнгән булса да, җыр-моң белән шөгыльләнер көч тапкан, алай гына да түгел, үзләренең матур чыгышлары белән сәхнәләрне балкыткан райондашларыбыз күп. Марафонда алар тамашачыны янә әсир итте. Республиканың эстрада йолдызы Булат Җиһаншинга кушылып җырлаган Данис Хәбибуллин да бүген Азнакайның яңа йолдызы булып янды. Күптәнге хыялы чынга ашып, марафоннан гитара тотып кайтып киткән Камышлы егете Гаяз Килмәкәев тә үзен бәхетле сизә иде кебек...
У зган җомгада старт алган хәйрия марафоны дәвам итә. “Азнакай” шәфкатьлелек фонды һәркемгә ачык. Яңа елны каршыларга әзерләнгән бу көннәрдә аңа үз өлешебезне кертеп, изгелек кылырга ашыгыйк. Хәерле эшләрдән башласак, алар безгә шулкадәр үк савап булып кайтыр, яңа елыбыз да уңышларга, үзебез өчен дә сөенечле вакыйгаларга бай булыр, шәт. Бер рәхмәт мең бәладән коткара, дигән гыйбарәне дә онытмыйк.
Лиза НУРЛЫЕВА