Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын район башлыгы Марсель Шәйдуллин узган атнадагы чараларга, эшләргә йомгак ясаудан башлады.
12 декабрьдә Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы илебез тарихында иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Конституция көнен билгеләп үтте.
– Илебезнең әлеге Төп Законы Россияне демократик, хокукый федератив дәүләт дип игълан итте, гражданлык җәмгыятенең асыл кыйммәтләрен – шәхес хокукларын һәм ирекләрен хөрмәт итүне, халыкларның тигез хокуклылыгын раслады. Аны көчле һәм алга киткән дәүләт итү өчен һәммәбездән күп хезмәт, бердәм тырышлык сорала. Ватаныбыз алдындагы изге бурычны үтәүдә барыбызга да уңышлар юлдаш булсын, – диде район башлыгы тәбрикләү сүзендә.
Соңыннан ул 14 яше тулган 10 азнакайлыга шәхесләрен раслаучы документ – паспорт тапшырды.
РФ Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илдар Шакиров чыгышыннан күренгәнчә, узган атнада җирлегебездә дүрт җинаять кылынган. Урлашулар саны арту сәбәпле, полиция начальнигы һәркемне уяу булырга чакырды.
Районда физкультура, спорт һәм туризм идарәсе тарафыннан башкарылган чаралар һәм спорттагы нәтиҗәләр белән идарә җитәкчесе Рәфис Миңнеханов таныштырды. Бүгенге көндә Азнакайда халыкның 43 проценты актив спорт белән шөгыльләнә. Район башлыгы киләчәктә спортка тагын да күбрәк кешене тартырга һәм мәктәптәге физкультура дәресләренә игътибарны арттырырга кирәклеген ассызыклады. Һәр спорт төрен үстерүдә ярдәм итү максатында район администрациясе тарафыннан оешма-предприятиеләр дә беркетелгән. Марсель Шәйдуллин шулай ук балалар белән эшләүче тренерларга матди ярдәм күрсәтү юлларын да эзләргә чакырды.
Бердәм исәп-хисап үзәге директоры Римма Низамова киңәшмәдә катнашучыларны яшәү урыны һәм вакытлыча яшәү урынын теркәү тәртипләре белән таныштырды. Азнакайда ел дәвамында 2019 кеше яшәү урыны буенча теркәлгән булса, 1889 кеше исәптән төшерелгән.
Закон нигезендә яшәү урынын үзгәрткән кеше 7 көн эчендә яңа урында теркәлү узарга тиеш. Шунысын да истә тотарга кирәк, теркәлү узмыйча яшәүче гражданнарга – 2-3 мең сум күләмендә административ штрафка тарту да каралган.
Ял көннәрендә шәһәр һәм Актүбәдә узган ярминкә нәтиҗәләре белән җитәкчеләрне район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов таныштырды. Анда 500 мең сумнан артык продукция сатылган. Ул шулай ук авылларда шәхси ярдәмчел хуҗалыклар санын арттыру мәсьәләләренә дә тукталды һәм җитәкчеләрне авыл хуҗалыгын яклауга юнәлдерелгән программалар буенча халык арасында аңлату эшләре алып барырга чакырды.
Районда команда-штаб укулары бара. Бу хакта мәгълүматны район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов җиткерде.
Азнакай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров үзенең чыгышында юллар куркынычсызлыгы, Яңа елга әзерлек эшләренә һәм башка кичектергесез мәсьәләләргә тукталды. Үзенең чыгышында ул бәйрәмгә әзерләнүдә катнашмаган оешма-предприятиеләргә кисәтү дә ясады.
Район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин 2017 елның беренче яртыеллыгына матбугатка язылу кампаниясе барышы турында хәбәр итте һәм район территориясендә язылуга чагыштырмача анализ үткәрде.
Узган атнада шәһәрдә үткән хәйрия марафоны нәтиҗәсе белән җитәкчеләрне район башкарма комитеты рәисенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев таныштырды.
– Кызганыч, арабызда таш бәгырьлеләр дә юк түгел. Декада дәвам итә, мондый кешеләр күңелендә бәлки әз генә булса да мәрхәмәтлелек чаткылары уяныр әле, – диде район башлыгы һәм физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең барсы да безнең ихтирам һәм игътибарга, ярдәмгә мохтаҗ икәнлеген истән чыгармаска кирәк, дип ассызыклады.
Киңәшмәдә Марсель Шәйдуллин торак-коммуналь хуҗалыгы, авыл хуҗалыгында булган проблемаларга да тукталды, алдагы атнага бурычлар билгеләде.