Басуларны калын кар юрганы каплады. Яз–көз бал кортлары кебек эшләп торган техникалар машинатрактор паркларына урнаштырылды.
Эш күп: язгы кыр эшләре башланганчыга кадәр аларның һәммәсен энә күзеннән үткәрәсе, ремонтлыйсын ремонтлыйсы, кирәк булганда запас частьләрен алыштырасы, яңаларын булдыру турында да кайгыртасы бар. Авыл хуҗалыгы техникасын 2017 елгы кыр эшләренә әзерләү эшләре ничек бара? Алар да онытылып кышкы йокыга талмаганнармы? Әнә шул хакта сөйләвен сорап, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш инженеры Наил Ситдыйковка мөрәҗәгать иттек.
– Алдагы еллар белән чагыштырганда, техникаларны әзерләү өлкәсендә шактый алга китеш сизелә, – диде ул. – Көзге сөрүләр тәмамлануга ук авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә әзерләү дә башланып китте. Соңгы оператив мәгълүматлар буенча 425 тракторның 321е (75%); 50 азык әзерләү техникасының 34е (62%); 175 чәчкечнең 143е (81%), 29 чәчү комплексының 25е (86%); 177 культиваторның 157се (88%); 3900 тырманың 1950се (50%) язгы кыр эшләренә тулысынча әзер. Авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау буенча “Азнакай” АФ”, “Союз-Агро”, “Марс”, “Таллы Бүләк” хуҗалыклары бик яхшы әзерлек алып баралар.
Г омумән, р айонда а выл х уҗалыгы техникасын киләсе ел кыр эшләре сезонына әзерләү оешкан төстә бара. Яхшы хәзерлекле хуҗалыкларга язгы чәчү чорында да җиңел булачак. Әйе, һәр елдагыча быел да авыл хуҗалыгы өлкәсендә вәзгыять шактый катлаулы. Моңа, иң беренче чиратта, финанс кыенлыклары сәбәпче. Шуңа да бүгенге көндә булган һәр техниканы, чәчү җиһазларын күз карасыдай саклап тоту зарур.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА