Азнакай Балалар иҗаты үзәгендә Кино елы уңаеннан үткәрелгән бәйрәм кичәсендә тамашачы экраннарда популяр булган фильмнардан өзекләр карады, аларда башкарылган җырларны тыңлады, кино төшергәндә килеп чыккан кызыклы вакыйгалар белән танышты, кыскасы, кино телендә сөйләште.
Балалар сәнгать мәктәбе һәм Балалар иҗаты үзәге берләшмәләре, “Язның унҗиде мизгеле”, “Капитан Грант балалары”, “Күләгәләр көн уртасында югала”, “Сугышка бары тик картлар гына бара”, “Офицерлар” һ.б. нәфис фильмнарыннан, “Едут, едут по Берлину наши казаки” документаль фильмыннан җырлар, биюләр, инструменталь пьесалар башкардылар.
7 нче мәктәптән Резеда Гыйләҗева, гимназиядән Марат Зарипов, Чубар Абдул мәктәбеннән Регина Закирова, 8 нче мәктәптән Фәйрүзә Гатауллина җитәкчелегендәге “Наз” фольклор ансамбле чыгышлары да халык күңелен яулады.
Сергей Кротов белән Рузилә Габдрахманова концертны күрсәтелгән фильмнар, андагы төп рольләрне башкаручы актерлар турындагы кызыклы фактлар белән бәйләп алып бардылар.
Балалар иҗаты үзәгенең “Мәгәриф” музее җитәкчесе Наилә Шәяхмәтова кино-концертның сценариен зур осталык белән язган һәм сәхнәләштергән. Экраннарда күрсәтелгән фильмнардан өзекләрне, артистларның биографиясеннән истәлекле мизгелләрне Регина Зәйниева әзерләгән. Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә, башка бәйрәмнәрдән үзгә булган бу чара Балалар сәнгать мәктәбе һәм Балалар иҗаты үзәге коллективларының тамашачыга онытылмаслык зур бүләге булды.
Әнисә ХӘЛИМОВА, педагог-ветеран