Шарчык кына булмалар да, файдалары зур

2016 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Районыбыздагы республика “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының җирле берләшмәсе иҗтимагый тормышның үзәгендә кайный. Ялгызларны парлаштыру, укучыларга , яшьләргә әхлак тәрбиясе бирү, гаиләләр белән эшләү, авылларда яшәүчеләрнең тормышын тагын да кызыклы итү... – боларның барсы да “Ак калфак” алып барган чаралар. Әле алар өйләрендә дә уңган хуҗабикәләр. Газетабызның “Файдалы киңәшләр” сәхифәсендә – сүзебез аларга.

Аяк киеме тартмасы эченә салына торган бу кечкенә капчыкларны, кирәге юк дип ташларга ашыкмагыз. Баксаң, аның эчендәге гельле шарчыкларның көнкүрештә бик тә файдалы яклары бар икән бит. Беренчедән, алар исне үзенә ала. Шундый берничә капчыкны спорт киемнәре сумкасына салып йөртсәң, алар киемнән тир исен китертми.
Икенчедән, тәрәзәләргә дә бик ярап куялар. Берничә силик гельне автомобиль панеле өстенә куйсаң, машина пыяласы ул кадәр үк тирләмәячәк.

Өченчедән, фотоаппаратка ярдәмче. Ул салынган сумкада берничә шундый гель-шарчыклар булса, температура үзгәргәндә тирләгән линзалар коры торачак.
Дүртенчедән, силик гельләр кырыну лезвияләренең үткенлеген саклый, бары тик аларны бергә генә куярга кирәк.
Бишенчедән, орлыклар коры торсын дисәң, тартмага берничә силик шарчык салырга кирәк. Бу аларның шытымын яхшыртып, уңышны арттыру мөмкинлеге бирер.
Алтынчыдан, көмеш әйберләрдәге тутыгуны да бетерергә сәләтле алар.
Җиденчедән, сәяхәткә чыгып киткәндә, чемоданга шундый силик гельләрне салсагыз, тәмсез иснең “эзе” дә калмас.
Сигезенчедән, фотосурәтләр саргаймасын дисәгез, гельле бу капчыкларны алар сакланган урында тотыгыз.
Тугызынчыдан, силик гельләр икебаналар, чәчәк композицияләренең матурлыгын җуйдырмый саклый. Аларны кәгазьгә төреп, янәшә генә куярга кирәк.
Унынчы вариант – телефоныгыз суга төшкән булса, аның эчен ачып, берничә шарчык салып куегыз, 10-12 сәгатьтән соң ул элеккечә үк эшли башлаячак.
Карап торганда бернинди файдасы юк кебек тоелган бу шарчыклар әнә шулай бик күп нәрсәгә ярап куярга мөмкин. Шуңа күрә дә аларны чүп савытына ташларга ашыкмагыз. Алар сезнең көнкүрештә бик яхшы ярдәмче була ала, сынап карагыз, үзегез дә шуңа ышанырсыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International