Районыбызда инвалидлар декадасы бара. Шул унайдан «Юлдаш» агитбригадасы мөмкинлекләре чикле мәдәният хезмәткәрләренә жыр-моңнарын бүләк итә, ярдәмен күрсәтә.
Мөршидә һәм Назир Фазлыевлар гаиләсенә баргач, күнелдә тирән кичерешләр хасыйл булды, хатирәләр яңарды. Назир абый балта остасы, тормыш иптәше – яктылыктан һәм аякларыннан мәхрүм булган Мөршидә апага «икенче күз» дә, яшәү рухы бирүче дә. Инвалидлар декадасында гына түгел, мөмкинлекләре чикле кешеләргә һәрчак игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтсәк иде, язмыш сынавы һәркемгә килергә мөмкин.
Айгөл ЗАРИПОВА