Хоккей – кыюлар уены

2016 елның 19 декабре, дүшәмбе

Азнакайда “Татнефть” кубогына яшүсмерләр клублары арасында алкалы хоккей буенча ярышлар старт алды.

Ярышларны тантаналы ачуда район башлыгы Марсель Шәйдуллин, “Татнефть” җәмгыяте генераль директоры урынбасары, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев, “Азнакайнефть” идарәсе җитәкчесе Марат Җәләтов, “Нефтьчеләр” хоккей клубы генераль директоры Җәмил Насретдинов та катнашты. Район башлыгы үзенең чыгышында җирлегебездә хоккей үсешенә керткән бихисап өлешләре өчен нефтьчеләргә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Хоккейчыларыбыз, чыннан да, нефтьчеләрнең һәрдаим саллы ярдәмен тоя. Быел гына да ишегалды хоккеен үстерү өчен “Татнефть” нефть төбәгенә кергән районнарга барлыгы 19 миллион сум күләмендә акча бүлеп биргән. Гомумән, соңгы елларда спортның бу төре безнең районда шулкадәр алга китте, хәтта башка төбәкләр моңа ак көнләшү белән карый.
Йөрегән таш шомара дигән кебек, уйнаган саен осталык та арта шул. Районда әледәнәле оештырылган, шулай ук башка төбәкләрдә үткәрелгән турнирларда катнашкан хоккейчыларыбызның җиңүгә омтылышы ташыган саен ташып тора.
Бүген бездә әлеге спорт төре белән 500 дән артык бала шөгыльләнә. Шәһәрдәге – биш, Актүбәдәге ике хоккей мәйданчыгы хоккейчыларга гына түгел, боз спортын яраткан башка һәвәскәрләргә дә күп еллар хезмәт күрсәтә. Шәһәрдән авыллар да калышмый, хәзерге вакытта Тымытык, Кәкре Елга, Әсәй, Урсай авылларында да хоккей кортлары эшли. Аларның да үз хоккей командалары бар. “Татнефть” кубогына ярышлар әнә шул ишегалды хоккеен үстерү максатында уздырыла да инде. Быел район данын бу ярышларда Азнакайның “Луч”, “Искра”, “Викинг”, “Пламя”, “Лачын” һәм Актүбәнең “Барс”, “Кристалл” командалары яклаячак.
“Луч” – шәһәрдә иң беренчеләрдән булып оешкан командаларның берсе. Җитмешенче елларда ук Ленин урамы, 3 0 нчы йорт ишегалдында төзелгән хоккей мәйданчыгы яшүсмерләрнең генә түгел, боз спортын үз иткән ир-егетләрнең дә яраткан урыны.

Бүген биредә балалар Рөстәм Сафин кул астында хоккей серләренә төшенә.
–Командада утыздан артык кеше шөгыльләнә, мәйданчыкны үзебез карап тотабыз, төзекләндерәбез, карын да чистартабыз. Эштә дә, уенда да нефтьчеләрнең ныклы ярдәмен тоябыз, – ди тренер Рөстәм Сафин. – Мәйданчыгыбыз җәй-көз айларында да буш тормый – әледән-әле футбол ярышлары оештырып торабыз.
Азнакайда исә матчка стартны “Луч” һәм “Кристалл” командалары бирде. Киеренке көрәштә актүбәлеләр көчлерәк булып чыкты, көндәшләрен алар 8:2 исәбе белән җиңде.
Шунсын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый ярышлар 2002 елдан үткәрелә. Баштагы мәлдә турнирда 10 команда катнашкан булса, бүген анда Татарстанның 16 районыннан 60 команда төп приз өчен көч сынаша.
Алар почетлы нефтьчеләр һәм билгеле якташларыбыз – Советлар Союзы Геройлары һәм Социалистик Хезмәт Геройлары исемнәре белән аталган ике Конференция һәм алты Дивизионга бүленгән.
Таңсылу САНИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International