9 декабрьдән районыбызда “Кар автомобиле – 2016” (Снегоход-2016) профилактик операциясе бара. Ул 25 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Чара барышында дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге, юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе, МЧС һәм башка җаваплы оешмалар белән берлектә рейдлар уздырылачак. А нда к ар а втомобильләренең теркәлүе, техник карау узуы, йөртүчесенең тракторчы-машинист таныклыгы булуы, машиналарның техник торышлары тикшерелә. Кагыйдә бозучылар административ җаваплылыкка тартылачак.