Соңгы вакытта рәсми теркәлгән эшсезләр санының кими баруы күзәтелә. Монда мәшгульлек үзәгенең максатчан эш алып баруының да йогынтысын әйтергә кирәк. 21 декабрьдә 9.00 сәгатьтә үзәк мондый категория гражданнар өчен янә вакансияләр ярминкәсе оештыра. Бүгенге көндә предприятиеләрдә слесарьлар, ремонтчылар, токарьлар һәм башка төр эшчеләргә мохтаҗлык бар. Мәшгульлек үзәге теләге булганнарны токарь, цемент агрегаты мотористы, стропальщиклар әзерләү курсларына укырга чакыра.