Райондагы коррупция гамәлләренә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Аны комиссия рәисе Марсель Шәйдуллин алып барды.
–Ришвәтчелек темасы җәмгыятьтә соңгы вакытта аеруча актуаль, көн кадагындагы мәсьәләгә әверелде, – диде ул. – Районның коррупциягә каршы комиссиясе икътисад өлкәсендә, бигрәк тә мәгариф, сәламәтлек саклау учреждениеләренә муниципаль сатып алуларда, торак-коммуналь хуҗалыкта мондый күренешләргә юл куймау буенча юнәлешле эш алып бара. Әмма шуңа да карамастан, бу өлкәләр һәрдаим игътибар үзәгендә кала. Бүгенге утырышта сөйләшүебез дә нигездә шушы учреждениеләр эшчәнлегенә кагылачак.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Эльвира Зарипованың мәктәпләрдә укучыларның туклануын оештыру, бу эшчәнлекне тикшерү нәтиҗәләре хакында чыгышы тыңланды. Район мәктәпләрендә укучыларның 92,6 проценты туклана. 1058 бала өчен озайтылган төркемнәрдә ике тапкыр ашату оештырылган. Һәр укучыга 6 сум 50 тиен күләмендә субсидия каралган, ә инде калган өлешне әти-әниләр банк, почта аша кертә. Шәһәр мәктәпләрендә туклану бер балага уртача 39 сумга, Актүбәдә 36 сум 10 тиенгә, авылларда 21 сум 50 тиенгә төшә. Авыл мәктәпләрендә бәянең арзанрак булуын идарә җитәкчесе аларның туклануга тотылган яшелчә, җиләк-җимешләрне мәктәп бакчасында үзләре үстерү белән аңлатты. Аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 798 укучы ташламадан файдалана.
Мәктәпләрдә туклануны составына ата-аналар да кертелгән махсус комиссия даими тикшереп тора. Быел гына да мәгариф идарәсе тарафыннан 37 тапкыр шундый тикшерү оештырылган. Моннан тыш, районның санитария-гигиена хезмәтләре дә үз юнәлешләре буенча максатчан эш алып барып, туклануның сыйфаты белән һәрдаим кызыксынып торалар.
Ел дәвамында әти-әниләрнең бу мәсьәләдә 2 мөрәҗәгате алынган һәм алар уңай хәл ителгән.
– Балаларны без бары тик сыйфатлы ризыклар белән генә тукландырырга тиеш. Бер үк вакытта сатып алынган продукция кыйммәт тә булмасын, аның әти-әниләр өлеше хакында да онытмыйк, күп балалы гаиләләргә ташламалар булса да, мәктәптә 2шәр баласы укыганнары да бар, – дип ассызыклады Марсель Зөфәр улы.
Сәламәтлек саклау ришвәтчелек фактлары еш очрап торган өлкәләрнең берсе санала. Безнең районда игътибарны җәлеп итәрлек җитди очраклар күзәтелмәсә дә, профилактик эшчәнлекне эзлекле дәвам итү кирәк.
Үзәк сырхауханә баш табибы Илдар Шиһапов медицина хезмәте күрсәтү учреждениеләрендә ришвәтчелеккә каршы оештырылган шушы чараларны яктыртты.
–Табибларга рәхмәт йөзеннән бүләк ясап, моның ришвәтлеккә әверелүенә юл куймаска кирәк. Бүләкне бирмәсәң, аны сорап алучы юк, монда иң беренче чиратта бирүчеләр үзләре гаепле, – дип белдерде комиссия рәисе Марсель Шәйдуллин.
Ул поликлиникаларда чиратларны җайга салуда тәкъдимнәрен әйтеп, конкрет чаралар күрергә чакырды.
Азнакай муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Рамил Гатиятуллин халык арасында үткәрелгән ришвәтчелеккә кагылышлы сораштыру (анкета тутыру) нәтиҗәләре белән таныштырды. Аноним сораштыру җирлегебездә мондый фактларның булгалап торуы хакында сөйли.
Бер генә өлкәдә дә коррупция очракларына юл куймаска тиешбез! Моңа иҗтимагый оешмаларны, бөтен халыкны тартып, бердәм көрәшсәк кенә ирешеп булыр. Утырышны йомгаклап, комиссия рәисе әнә шуны ассызыклады.