“Бердәм Россия” сәяси партиясе Азнакай җирле бүлекчәсенең XХII хисап-сайлау конференциясе узды. Аның эшендә җирле сәяси совет һәм контроль-ревизия комиссиясе әгъзалары, башлангыч оешма делегатлары, региональ сәяси совет секретаре урынбасары һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев катнашты.
Конференцияне “Бердәм Россия”нең җирле бүлекчәсе секретаре Марсель Шәйдуллин алып барды. Үзенең чыгышында ул ике җыен арасында районда башкарылган эшләргә тирән анализ ясады.
– Әлеге вакыт аралыгы район халкының тормыш дәрәҗәсен яхшырту, партиянең кадрлар потенциалын, сафларын камилләштерүгә юнәлдерелгән төрле карарларга һәм чараларга бай булды. Шуның ачык мисалы итеп соңгы өч елда узган сайлауларның нәтиҗәләрен китерергә мөмкин. А ларда иң күп тавышны “Бердәм Россия” партиясеннән катнашкан кандидатлар җыйды һәм җиңеп чыкты. Халык сайлауларда актив катнашып, тавыш биргән икән, ул безгә зур ышаныч һәм өмет белән карый дигән сүз һәм без аны матур эшләребез, югары күрсәткечләребез белән акларга, алга таба да районда тормыш сыйфатын үстерергә тиешбез, – диде район башлыгы. Ул шулай ук сайлауларда «Бердәм Россия» партиясенең башлангыч оешмаларының, актив партия әгъзаларының, тарафдарларның өлеше зур булуын ассызыклады.
Бүгенге көндә партиянең җирле бүлекчәсе 50 башлангыч оешманы берләштерә. Аның 20се –Азнакайда, 4е – Актүбәдә, 26сы авыл җирлекләрендә актив эшләп килә. Районның икътисадисоциаль өлкәсен үстерү – бүлекчә эшчәнлегенең төп һәм мөһим юнәлеше.
Бүген партиянең җирле бүлекчәсендә 3729 әгъза исәпләнә, ике конференция арасында аларның саны 117гә арткан. Партия яклылар 330 кеше тәшкил итсә, 50 егет һәм кызны берләштергән “Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе” дә үз эшчәнлеген уңышлы алып бара.
– Партия эше сайлаулар белән генә чикләнми. Безнең җирле бүлекчә партия күтәргән күп кенә проектларда катнаша һәм аларны уңышлы тормышка ашыра. Халык белән тыгыз мөнәсәбәттә булу, яшьләр, ветераннар белән эшләү һәм башка социаль мәсьәләләр дә бүлекчә эшчәнлегенең төп өлешен тәшкил итә, – дип билгеләп үтте Марсель Шәйдуллин.
Депутатлар һәм партия активының район халкы белән элемтәсен ныгытуда мөһим чара булып “Бердәм Россия”нең җәмәгатьчелек кабул итүе тора. Агымдагы елның 11 аенда гына да җирле бүлеккә 493 кеше мөрәҗәгать иткән. Сорауларның 481е уңай хәл ителгән. Халыктан кергән иң күп мөрәҗәгатьләр торак-коммуналь хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, социаль яклау өлкәләренә туры килә. Күпләрне шулай ук юл төзелеше, төзекләндерү, торак мәсьәләләре дә борчый.
Контроль-ревизия комиссиясе хисабыннан соң, көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча фикер алышулар булды, карарлар кабул ителде. Аннан соң җирле бүлекчә секретаре һәм сәяси совет әгъзалары к андидатуралары күрсәтелде. Секретарь вазифасына ике кандидат тәкъдим ителде.
Яшерен тавыш бирү нәтиҗәсендә партиянең җирле бүлеге секретаре итеп янә Марсель Шәйдуллин сайланды. 86 тавыш бирүченең барсы да аны яклаган. Җавап сүзе белән чыгыш ясаган Марсель Зөфәр улы үзенә күрсәткән ышанычлары өчен делегатларга рәхмәтен белдерде.
Конференция барышында Таһир Һадиев соңгы сайлаулар нәтиҗәсендә «Бердәм Россия» сәяси партиясенең үз позицияләрен тагын да ныгытуын билгеләп үтте һәм, районда һәр тармакның үсештә булуына басым ясап, азнакайлылар башкарган эшләрне югары бәяләде.
– Безнең төп бурычыбыз – халык яклавын югалтмаска. Реаль эшләр партиясе булып калу өчен алга таба да бөтен көчебезне куячакбыз. Әмма шуны истә тоту мотлак, бергә булганда гына без көчле, әнә шул бердәмлекне сакларга кирәк, – диде Таһир Һадиев.
Йомгаклау өлешендә партия сафына кабул ителүчеләргә партия билетлары да тапшырылды.
Таңсылу ХӘЕРТДИНОВА