Ришвәтчелекнең йөзе кайда да бер

2016 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Әйе, югары даирә чиновникка биреләме ул, табибкамы, нотариускамы, вуз укытучысынамы – ришвәтнең йөзе бөтен өлкәдә дә бер: җәмгыятьне җимерүче. Яшьләр үзәгендә бүгенге көннең актуаль темасына багышланган “Түгәрәк өстәл” сөйләшүендә әнә шул хакыйкать ассызыкланды.

–Коррупцияне сез ничек күзаллыйсыз? Бу сүзне әйтүгә иң элек нинди уйлар туа?
Әнә шул сораудан башланган сөйләшү шунда ук яшьләрне фикерләр өермәсенә алып кереп китте. Залны җанландырып, бер-бер артлы җаваплар яңгырады. Ришвәт алучының да, аны бирүченең дә чын йөзен ачып сала алган егет-кызларның күбесенең үзләренең бу яманлыкка әле тарып карамаганы шәйләнә, бу мәсьәләдә алар саграк, проблеманы акча биреп хәл итүгә каршы икәнлекләре сизелә. Алар алдында чыгыш ясаган Азнакай муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Рамил Гатиятуллин декабрь башында билгеләп үтелә торган коррупциягә каршы көрәш көне, районыбызда бу юнәлештә алып барылган эшчәнлек турында сөйләде. Ил күләмендә гыйбрәтле хәлләр, бу төр җинаятьләр хакында көн саен диярлек ишетеп торабыз, шөкер, җирлегебездә андый җитди фактларның булганы юк, булмасын да. Район хакимияте каршында эшләп килүче 18 әгъзадан торган комиссия максатчан эш алып бара. Квартал саен үтеп торган утырышларда профилактик чараларга зур игътибар бирелә. Халыктан кергән мөрәҗәгатьләр вакытында өйрәнелеп, проблемалы мәсьәләләр шунда ук хәл ителеп килгәнлектән, ришвәтчелек белән бәйле хокук бозуларга юл куелмый. Коррупциягә каршы көрәш ае буларак игълан ителгән декабрьдә җәмәгатьчелек, яшьләр, мәктәп укучылары белән дә күпсанлы чаралар үткәрелде.
–Бала тудыру йортыннан сабыйларны алып чыкканда андагы хезмәткәрләргә бүләк бирү ришвәткә саналамы?
–Әгәр сездән моны таләп итмәсәләр, аны үз теләгегез, үз инициативагыз белән бирсәгез, саналмый.

–Балалар өчен җыентыгым чыккан иде. Мәктәптә укучылар белән очрашуда бу хакта әйткәч, дирекциядән шелтә алдым, үз мәнфәгатемне кайгыртып кылган гамәл, диделәр. Алар хаклымы?
–Укучылар белән очрашуда ясаячак чыгышыгызны сез әүвәл дирекция белән килешергә тиеш.
Яшьләрнең күпсанлы сорауларына шәһәр прокуроры ярдәмчесе Гүзәл Галиева җавап бирде. Районыбыз авылларыннан, оешмапредприятиеләрдән җыелган егет-кызлар коррупциягә каршы чаралар алып баруда үзләренең дә тәкъдимнәре белән уртаклаштылар. Җәмгыятьнең иң мөһим проблемасына әйләнгән коррупциягә багышланган социаль видеороликлар да һәркайсын уйландыргандыр.
Лиза НУРЛЫЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International