Кытай белән икътисади элемтәләр соңгы елларда аеруча ныгыды. Бу исә аның теле белән кызыксынуны да арттырды. Казан мәктәпләрендә кытай грамматикасы берничә ел дәвамында укытыла инде. Ә район җирлекләрендә кадрлар мәсьәләсе белән хәл катлаулырак. Әмма азнакайлылар бу яктан бәхетле – муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин инициативасы буенча гимназия базасында факультатив дәресләр оештырылды.
Курсларны Казан федераль университетының Көнчыгыш институтын тәмамлаган, Кытай, Корея, Мальтада зур стажировка үткән үз якташыбыз Айгөл Әхмәтова укыта.
– Бүгенге көндә 18 укучы кытай телен өйрәнә. Материалны яхшырак үзләштерсеннәр өчен занятиеләрне 5-8 кешелек төркем белән уздырам, – ди ул.
Балалар кытайча сөйләшергә, язарга өйрәнеп кенә калмыйлар, әлеге дустанә илнең тарихы, мәдәнияте белән дә танышалар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 5-11 нче сыйныфлар өчен кытай теле буенча бушлай занятиеләр шәһәребездә икенче елын уздырыла һәм араларында шушы юнәлештә югары уку йортларына керүчеләр дә бар.
Айгөл ШӘРИПОВА