“Татнефть” җәмгыятенең “Рухият” рухи яңарыш фонды төбәгебездә яшәп иҗат итүче талантлы ул-кызларын барлап, аларның иҗат җимешләрен киң җәмәгатьчелеккә җиткерүдә зур эш башкара.
Иске Әлмәт Мәдәният й ортында 2016 елда нәшер ителгән дүрт китапны тәкъдир итү кичәсе булды. Ул китаплар арасында нефть төбәгендә эшләп килүче әдәби берләшмәләргә йөрүче 155 авторның иҗаты тупланган “ Туган яктан илһам алып...” җыентыгы да бар. Анда, әлбәттә, безнең азнакайлыларның да саллы өлеше кергән: 8 авторның хикәя, шигырьләре басылган. Бер төркем каләмдәш дусларыбыз бердәм булып тантанага барды һәм һәрдаим шулай иҗатларын барлап, җыентыкларга кертүләре (алдагы елларда да берничә җыентыкта якташларыбызның иҗаты тупланган иде), әлмәтлеләрнең кунакчыллыгы, ихтирамы өчен рәхмәтле калды. Кичәдә Әлмәт артистларының Халидә Галимова юморескасы буенча әзерләнгән театраль тамашасын күрсәтүе күңелләрдә горурлык хисләре уятты. “Татнефть” җәмгыятенең “Рухият” рухи-яңарыш фонды 1997 елда оешкан иде. Шушы вакыт эчендә 193 китап басылып чыккан. “Татнефть” җәмгыятенең генераль директоры урынбасары, фонд рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев үз чыгышында шундый ук игелекле гамәлләрнең алга таба да дәвам итәчәген белдерде.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА