Яшь белгечләр җитмәү – аграр тармакта актуаль проблемаларның берсе. Ә менә “Марс” ҖЧҖндә шушы авылда туып-үскән япь-яшь белгечләр җир җимертеп эшләп ята. Күрсәткечләре дә яхшы: бер сыердан көнгә 15әр литр сөт савалар, терлекләрнең баш саны артканнан-арта бара. Хезмәт хаклары вакытында бирелеп, эш шартлары яхшы булгач, яшьләр нигә авылда калмасын икән? Хуҗалык яшьләрне торак белән тәэмин итү, яшәү шартларын яхшыртуда да ярдәм күрсәтә. Авылда соңгы елларда гына да өч яшь гаилә төзелгән, сабыйлар якты дөньяга аваз салган.
Биредә кече яшьтән үк балаларда малларга, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Яшьләрнең авылда эшкә калуының төп сере дә әнә шундадыр. Кәкре Елга авылы элек-электән Рушан З арипов җ итәкчелегендә “ Тулпар” ат-спорт мәктәбе белән дан тота. Аның инициаторы – утыз ел ферма мөдире булып эшләгән, бүгенге көндә хуҗалык җитәкчесе, чын мәгънәсендә мал җанлыклы кеше – Рамил Зарипов. Балалар бакчасыннан килгән нәниләр дә, мәктәп укучылары да шулар белән мәш килә. Хуҗалык җитәкчелеге кадрлар мәсьәләсенә аеруча зур игътибар бирә. Бүгенге көндә авыл егете Илсур Сабиров “50х50” программасы буенча авыл хуҗалыгы институтында белем ала. Димәк, хуҗалыкта кадрлар мәсьәләсе киләчәктә дә хәл ителгән дигән сүз. Үз җирлекләрендә яшәп, туган ягын яратканнар эшләгәнгә, яңадан-яңа яшь гаиләләр төзелгәндә, авыл да, хуҗалык та яши.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА