Гимназия балында район башлыгын полонез биюенә чакырдылар

2016 елның 27 декабре, сишәмбе

Яңа ел бәйрәме алдыннан һәркем могҗизалар, кызыклы маҗаралар көтә. Азнакай гимназиясендә узган бал нәкъ менә шундый әкияти сихри һәм могҗизалы булды.

Ул биредә декабрь азагында дүртенче елын үткәрелә. Быел гимназистлар Венециянең 14 нче гасырына әйләнеп кайттылар. Алып баручылар кунакларны шул чорның традицияләре белән таныштырып бардылар.
Карнавал нәни клоуннарның, кар бөртекләренең, шәрык кызларының биюләре, купшы ак күлмәкләрдән сөйкемле туташлар һәм көяз кавалерларның вальсы, гимнастлар, фокусчылар чыгышы белән үрелеп барды. Укытучыларның Казаннан ук кайтарткан балмаскарад киемнәре дә күзләрне камаштырырлык иде. Алар муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинны да, герцог образына кертеп, полонез биеттеләр.
– Гимназия мәгариф учреждениеләре арасында һәрчак югары баскычта тора. Балга да бик матур итеп әзерләнгәнсез, территорияне, бина эчен Яңа елга күркәм итеп бизәгәнсез, коллективка, укучыларга, әти-әниләргә рәхмәт. Матурлыкны күреп үскән баланың күңеле дә матур була, бу күркәм традиция алга таба да дәвам итсен иде. Яңа елда яңадан-яңа уңышлар гына юлдаш булсын, – дип ул изге теләкләрен җиткерде һәм гимназия директоры Альберт Рахмановка бүләген тапшырды.
Елдагыча олимпиадаларда республика күләмендә призлы урын яулаган өч укучы гимназия директоры гранты белән бүләкләнде. Быел аңа 9 нчы сыйныфтан Ләйлә Дәбихуллина, Азалия Имаметдинова, Нурия Баширяк лаек булды.
Әйтергә кирәк, балда бары тик уку алдынгылары, мәдәният, сәнгать, спорт өлкәләрендә уңышлар яулаган укучылар гына катнаша. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Диләрә Фәсиева белдерүенчә, бу укучыларга этәргеч булып тора һәм елдан-ел бәйрәм күбрәк кунакларны җыя.
Резеда ШӘРИПОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International