Һәркемнең үз борчуы

2016 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

Тормыш булгач, һәркем ниндидер проблема белән очрашмый калмый. Кайсысын үзең дә хәл итәсең, кайсысына район җитәкчелеге, җирле депутатлар ярдәме кирәк. Әмма республика, ил югарылыгында гына чишәрлекләре дә була.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиевка әнә шундый «югары» мөрәҗәгатьләр белән киләләр. «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Азнакай җирле бүлегендә 20 декабрьдә ул чираттагы кабул итүен үткәрде. Беренче төркем инвалид тәрбияләүче кеше үз хәлен үзе генә белә торгандыр. Урын өстендә ятучы әнисенә 1 июльдән бирле памперслар ала аламаучы ханымның борчуын аңларга була. Быелга кадәр әлеге эш белән социаль яклау бүлеге шөгыльләнгән. 2016 елның 1 гыйнварыннан бу вазифа социаль страхование фондына йөкләнгән һәм контрактлар төзүдә өзеклекләр булу сәбәпле, республикада шундый хәл килеп туган. Фондның Азнакай бүлеге баш белгече Альбина Хәсәнова шушы көннәрдә памперслар кайтачагын һәм 1 ноябрьдән 31 декабрьгә кадәр вакыт өчен биреләчәген белдерде. Ә элекке айлар өчен, кибеттән үзең сатып алганга чеклар булганда, фонд компенсация ясаган. Кызганычка каршы, әлеге ханым бу хакта белмәгән һәм чекларын сакламаган.
Актүбәдән үк килгән ханымның дәгъвасы да урынлы: Губкин урамындагы 18 нче йортны агымдагы елның беренче кварталында ук тышларга вәгъдә бирелгән булган, әмма бүгенгә кадәр эш башкарылмаган. Депутат җаваплы оешмага бу мәсьәләне үзенең ныклы контролендә тотачагын әйтте.
Үз бизнесын ачарга теләүче ханымның мәсьәләсе исә урында гына хәл ителде. Районда радиосөючеләр клубы эшләп килә. Аның белән җитәкчелек итүче Ринат Вәлиевне үз шөгыленең фанаты дияргә була. Балалар белән радиоэфирга чыгып, Азнакайны еракларга таныталар. Әмма яңа закон буенча балалар белән педагог белеме булганнар гына эшләргә хокуклы. Ә алтынчы дистәсен түгәрәкләп килүче Ринат Вәлиевнең андый белеме һәм инде аны алырга мөмкинлеге дә юк. Таһир Һадиев аның гозерен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына юлларга ышандырды. Кабул итү барышында авыл хуҗалыгына караган һәм башка шәхси мәсьәләләр белән дә килделәр.
Резеда ШӘРИПОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International