Үткәнне белмәгәннең – киләчәге юк

2016 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

Быел шәһәр суды 85 еллыгын билгеләп үтте. Шушы дәвер вакыйгаларын мәңгеләштереп, юбилей уңаеннан “Азнакай шәһәр судына – 85 ел” дип исемләнгән тарихи җыентык нәшер ителде. Үзәк китапханәдә яңа гына табадан төшкән басмабызны тәкъдир итү кичәсе оештырылды. Анда авыллардан да тарих белән кызыксынучылар, шәһәребез мәктәпләреннән укучылар җыелды.

Кичәне алып баручылар Валентина Горшунова һәм Фәүзия Исламова белән бергә тамашачы китап битләрен актарды...
Ул, һәр басмага хас күренеш буларак, югары даирә, урындагы җитәкчеләрнең коллектив эшчәнлегенә бәя биреп һәм юбилей уңаеннан котлауларын ирештереп ясалган чыгышларыннан башлана. Аннары инде суд оешкан көннән башлап, бүгенгәчә тарихи елъязмалар урын алган. Әнә, фотосурәтләрнең берсендә беренче агач бина. Шунда ук беренче халык судьясы Л.Насыйбуллин, 30-40нчы авыр елларда судья булып эшләгән Т.Насыйров, Ф.Чуркин, К.Маннапов, И.Апаев, М.Шәрипова хакында белешмәләр. Бөек Ватан сугышында катнашып, илгә Җиңү яулаган М.Байдәмшин, А.Адеева, М.Исмәгыйлов, С.Садыйков, суд башкаручылары һәм инде халык судының беренче рәисе, коллективны 32 ел буе җитәкләгән, бик күп орден-медальләр кавалеры Р.Софин турында шактый бай материал тупланган. Рафаил Ефимовичның кул астында эшли башлаган хөрмәтле ветераныбыз, 32 ел суд секретаре булган Роза ханым Кәримова истәлекләре белән уртаклашты. Ул утырышларның татар телендә, кара салынган ручкалар белән, каян кәгазь табыла – шуларга язуларын, канцелярия товарлары на кытлык кичерүләрен сөйләде.
Күчмә утырышлар да бик еш үткәрелеп торган.
Ә инде сиксәненче елларда Азнакай шәһәр суды тарихы Мөсфирә Әбдрәшитова исеме белән тыгыз бәйләнгән. Ул суд эшчәнлегенә 28 ел җитәкчелек итә. Судьяларның беренче Бөтенроссия съездында республиканың судьялар бердәмлеген дә ул тәкъдир итә. Ринат Хәбибуллин, Талия Гыйльфанова, Илдар Рәшитов, Илнур Сабитов – барсы да тарихта үз эзләрен калдырган судьялар. Йосыф Сәхапов җитәкчелек иткән бүгенге коллектив тормышы да басмада чагылыш тапты. Тарихның бу битләре белән тамашачыны суд рәисе ярдәмчесе Маргарита Калиниченко һәм бүлек җитәкчеләре Раушания Сәлахова, Әлфия Әгълиева таныштырдылар.
Җәмгыяви юстиция органының җирлегебездә оешкан көненнән башлап, бүгенгәчә сулышын администратор Гөлнур Галиәхмәтова бәян итте.
Китапны тәкъдир итеп, менә шундый әйтеп бетергесез тәэсирләр калдырган, тамашачыны тарихи истәлекләр дәрьясында йөрткән китапханә хезмәткәрләренә киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.
Судның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International