Тарсус шәһәре белән икеарадагы дуслык элемтәләре урнашуга 20 ел. Бу истәлекле дата уңаеннан күптән түгел Азнакай районы делегациясе Мерсин провинциясендә кунакта булып кайткан иде. Узган җомгада төрек дусларыбыз үзләре безгә килде.
Кунаклар киләсе елда йөз еллыгын билгеләп үтәчәк 1нче мәктәпнең яңа бинасында булдылар. Биредә алар балалар иҗтимагый оешмалары эшчәнлеге, мәктәп музее белән таныштылар. Укучыларның хезмәт дәресләрендә төрле кул эшләре белән шөгыльләнүе, әйтик, егетләрнең агачтан көнкүрештә куллану әйберләре ясавы, кызларның аш-су әзерләргә, тегү-чигүгә өйрәнүе аларда зур кызыксыну уятты. Үзләре дә аларга ияреп агач эшкәртеп, токмач кисеп карадылар. Бүләк итеп бирелгән чигүле кулъяулыкларны бик кадерләп түш кесәләренә салып куйдылар.
Республикада беренчеләрдән булып зур бассейнлы мәктәп төзелү белән дә хаклы горурлана алабыз. Кунаклар биредә тудырылган заманча шартларуңайлыкларга шаккатып карады. Чыршы янында беренчеләр өчен оештырылган Яңа ел бәйрәмендә сабыйларга кушылып җырлап та алдылар.
7-8нче сыйныфларда укучылар белән үзара аралашу, эчкерсез сөйләшү бик эчтәлекле үтте. «Сез Тарсусның нинди тарихи урыннары белән бигрәк тә горурланасыз? Сездә дә укучылар БДИ тапшырамы? Безгә сездәге чордашларыбыз белән укучылар кардәшлеге төзергә ярдәм итмәссезме?..». Укучыларның күпсанлы сорауларына кунаклар бик рәхәтләнеп җавап бирделәр. Аннары төрек кардәшләрне район башлыгы Марсель Шәйдуллин кабул итте. Очрашуда 20 ел аралашу дәверендә булган истәлекле вакыйгалар хәтерләрдә яңарды. Үз чорында Тарсус шәһәре мэры Борһанетдин Коҗамаз һәм Азнакай районы хакимияте башлыгы Әнәс Исхаков белән икеарадагы килешүгә кул куйган көннән башланган бу дуслык җепләре әнә шулай бик ныклы булды.
Шушы дәвердә, ике як та тугандаш халыкларның милли гореф-гадәтләрен яңартты, икътисад өлкәсенә кагылышлы эшлекле сөйләшүләр алып барылды, балалар өчен истәлекле сәяхәтләр оештырылды... Әнә шулай искә алып сөйләрлек вакыйгалар шактый булды.
Район Советының конференц залында аларны журналистлар көтә иде. Биредә бик җанлы матбугат конференциясе үтте. Анда төрек дусларга икътисади багланышларны яңартып, элек сүз алып барылган проектларны дәвам итү, 20 еллык аралашуга багышланган китап чыгару, районда төрек теле сыйныфлары ачу һәм ике якны да кызыксындырган башка күп кенә мәсьәләләр күтәрелде. Кичен Төркиядән килгән кунаклар Үзәк чыршыны ачу тантанасында катнашып, Азнакай халкы белән бергә күңел ачты.
Лиза НУРЛЫЕВА