Чираттагы атналык киңәшмәне муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин 25 декабрьдә Сочи янында Кара диңгез өстендә булган авиаһәлакәттә гомере өзелгән ватандашларыбызның туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашудан башлады. “Әлеге фаҗига – барыбыз өчен дә уртак кайгы”, – дип белдерде ул. Киңәшмәдә катнашучылар һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алды.
Оператив хәл белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Рафаэль Әюпов таныштырды. Узган атнада җирлегебездә биш җинаять кылынган. Чит кеше милкенә кул сузу очраклары аеруча күп, мошенниклардан каза күрүчеләр дә бар.
2015 ел өчен милек, җир һәм транспорт салымнарын түләү вакыты үтсә дә, арабызда бурычлылар да юк түгел. Район буенча мәгълүмат белән 17 нче районара салым инспекциясе җитәкчесе Марат Мөхәммәдиев таныштырды.
Район башкарма комитетының торак хисабы һәм бүленеше бүлеге җитәкчесе Ләйсән Шәрипова Азнакайда тормышка ашырылучы республика һәм федераль торак программалары белән таныштырды. 2016 елда районда төрле чыганаклардан кергән финанс ярдәмендә 106 гаилә торак шартларын яхшыртуга ирешкән. Ветераннарны торак белән тәэмин итү – дәүләтнең төп бурычларыннан берсе.
Бу уңайдан 2010 елда дәүләт программасы да кабул ителгән иде. Әлеге программа кысаларында агымдагы елда районда тугыз ветеран торак шартларын яхшырткан. 5 һәм аннан артык балалары булган күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча 10 гаилә чиратта тора, шулай ук 86 ятимне дә торак белән тәэмин итәсе бар.
“2014-2017 елларда һәм 2020 елгы вакытка кадәр авыл территорияләренең тотрыклы үсеше” федераль программасы нигезендә 10 гаиләгә йорт төзү өчен 12 млн 750 мең сум күләмендә акча бүленгән.
Марсель Шәйдуллин мохтаҗ булучыларны торак белән тәэмин итү иң кискен һәм иң мөһим мәсьәлә икәнен билгеләп үтте һәм халык арасында аңлату эшләре алып барырга кушты.
– Программалар саны бихисап булса да, алар хакында белмәүчеләр дә җитәрлек. Бу юнәлештә активрак эшләргә, мөмкинлекләрне киңрәк кулланырга кирәк, – диде район башлыгы.
Район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин 2017 елның беренче яртыеллыгына матбугатка язылу кампаниясе тәмамланып килүе турында хәбәр итте һәм район территориясендә язылуга чагыштырмача анализ ясады.
Киңәшмәдә шулай ук район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, аның урынбасары Дамир Гыйләҗев, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров чыгыш ясап, атналык чаралар белән таныштырдылар.