“Бердәм Россия” партиясе балалар бакчаларына уенчыклар өләшә

2016 елның 30 декабре, җомга

Дүртенче елын “Бердәм Россия” партиясенең Азнакай җирле бүлеге район һәм шәһәр Советлары депутатлары, предприятие-оешма җитәкчеләре белән берлектә балалар бакчаларына бүләкләр өләшә.

– Сабыйларның күп вакыты балалар бакчасында уза. Алар бирегә яратып йөрсеннәр, күп нәрсәләргә өйрәнсеннәр өчен яңадан-яңа уенчыклар, китаплар, занятиеләр өчен пособиеләр кирәк. Шуңа күрә безнең партия “Балалар бакчасына уенчык бүләк ит” акциясен үткәрү турында карар кабул итте. Бер генә бакча да игътибарсыз калмый. Аларның саны исә безнең районда – 57. Без бу игелекле эшкә кушылучыларга рәхмәтле, – ди “Бердәм Россия” партиясенең Азнакай җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рита Байтукалова. Депутат, җитәкче-Кыш бабайлар әлеге бүләкләрне бәйрәм кичәләрендә тантаналы төстә тапшыралар. Әти-әниләр дә, бакча хезмәткәрләре дә аларга рәхмәт әйтеп калалар.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов шәһәребезнең 6 нчы “Йолдызчык” балалар бакчасында Яңа ел кичәсендә булдылар. Нәниләр алар алып килгән уенчыкларга бик шатландылар.
– Азнакайда бик күркәм традициягә нигез салынган. “Татнефть” җәмгыяте дә республиканың көньяк-көнчыгыш төбәге үсешенә зур өлеш кертә.
Безнең балалар бакчаларының торышы да башкаларга караганда яхшырак. Алга таба да компания социаль программаларны дәвам итәчәк, – дип Рөстәм Мөхәммәдиев педагогларны, әти-әниләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм изге теләкләрен җиткерде.
Резеда СӘРВӘРОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International