Чалпылыларга бәхет ишетеп төште

2017 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

Беренчедән, модульле ветеринария пункты, икенчедән капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылды. Чалпы авыл тарихына кереп калырдай мондый да истәлекле һәм шатлыклы көнне ничек өйдә тыныч кына утыра аласың. Тантанага җыйналучылар бик күп иде ул көнне, урамнар бәйрәм төсен алды.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин чалпылыларны бәйрәмнәре белән котлап, социаль объектларның тулып торуын, кешеләргә игелекле хезмәт итүен теләде, халык турында зур кайгыртучанлык күрсәткән республика җитәкчелеге, төзүчеләргә һәм бу эштә үз өлешен керткән башка кешеләргә рәхмәтләрен белдереп, истәлек бүләкләре тапшырды.
Тасманы кисеп, бинага узучылар уңайлыкларны үз күзләре белән күрделәр. Ветеринария пунктында тәҗрибәле табиб Гөлсинә Гарипова һәм санитарка Җәмилә Хәбибуллина каршы алды. Аптека, вак йорт җәнлекләренә медицина ярдәме күрсәтү җиһазлары – һәммәсе мал-туар, кече туганнарыбызны дәвалау өчен әзер.
– Бик зур сөенеч инде бу, – ди мал асраучы Илгизә Бадыйкова, – кеше кебек үк мал да чирләми тормый бит. Хәзер исә тиз генә дәвалый башларга мөмкинлек туа. А выл б уйлап в етеринар табиб эзләп йөрисе дә, дарулар өчен әллә кайларга барасы да юк. Республикабыз, район җитәкчеләренең үз хуҗалыгында мал асраучы гади халык турында ныклы кайгыртучанлык күрсәтүе инде бу. Рәхмәттән башка бер сүз дә юк.
... Чалпы авылы халкы мәдәният йорты өчен дә бик рәхмәтле. Моны шыгрым тулы зур тамаша залыннан да күрергә була. Элек бина салкын булгач, мондый күләмдә тамашачыны җыю бик авыр булган. Ә хәзер бинада шундый җылы, рәхәт, уңайлы.
– Бинабызның җылынуына, бигрәк тә су керүгә сөенеп бетә алмыйбыз, – диләр клуб мөдире Ландыш Гыйздәтуллина һәм сәнгать җитәкчесе Лилия Камалиева. – Уңайлыклар булгач, клубыбыз гөрләп тора. Өлкәннәр дә, балалар да төрле түгәрәкләргә бик теләп йөриләр. “Ак калфак” берләшмәсе дә бик актив.
Мондый зур эшне башкарыр алдыннан 40 еллык тарихы булган мәдәният йортын сүтеп, кечерәк бина төзергәме, ремонтларгамы дип озак уйланалар җитәкчеләр. Ахырда диварларына авыл тарихын, легендар шәхесләрнең истәлекләрен сеңдергән мәһабәт бинаны сүтмәскә, капиталь ремонт үткәрергә дигән карарга киләләр һәм дөрес эшлиләр дә. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин моның белән туктап калмаска, калган кайбер эшләрне (идәнен ремонтлау, җиһазландыру...) уртак көч белән башкарып чыгарга кирәклеген ассызыклады.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International