Тирә-юньгә гаскәр кеби чыршы, нарат, каен агачлары тезелеп киткән. Саф һава, сихри матурлык, илаһи тынлык...
– Әйе, без оҗмахта яшибез, – ди Илбәк авыл җирлегенә караган Тырыш авылыннан Нәсих Миннеханов. – Тик авылыбызга газ кермәгән иде. Һәм менә бүген көтеп алган ул бәхет килеп җитте. Республикабыз, район җитәкчеләре, газчыларыбызның Яңа елга иң кадерле, иң зур бүләге булды бу. Рәхмәт аларга!
Зәңгәр ягулык килүне зарыгып көткән Тырыш авылы халкын муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, “Газаквастрой” ҖЧҖннән Наил Вәлиев, “Бөгелмәгаз” эксплуатация-производство идарәсе җитәкчесе Катиф Кәримов, Илбәк авыл җирлеге башлыгы Лилия Әсәдуллина һәм башка җитәкчеләр тәбрикләде һәм изге теләкләрен юллады. Район башлыгы эшне оператив һәм сыйфатлы башкарган газчыларга олы рәхмәтен җиткерде.
Республикакүләм программалар нигезендә кече авылларда да халкыбыз өчен мондый уңайлыклар тудырылу зур әһәмияткә ия. Авылдан читкә киткәннәр дә кайтып төпләнә, мал асрый, яшелчә, җиләк-җимеш үстерә, өстәмә эш урыннары була, кыскасы, авыл яши, чәчәк ата, үсә дигән сүз бу.
Ибраһимовлар йортында газ плитәсенә шырпы сызуга, өйгә ямь өстәп зәңгәр ут телләре яна башлагач, авыл халкы газ килүгә тәмам ышанды. Зәңгәр ягулыктан шатлык-куанычларын гына күреп, бәла-казасыз файдаланырга язсын! Хөкүмәтебез программалары гамәлдә булып, киләсе Яңа елда да халыкны сөендерсен!
Нәсимә ГӘРӘЙШИНА