2016 ел районыбызда яңа төзелешләргә бай булды. Яңа объектларның чираттагысы – Әлкәй авылында модульле яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
Сөенечле вакыйганы Кыш бабай белән Кар кызы ачып, аңа бәйрәм рухы өстәделәр.
– Бөтен уңайлыклар тудырылган заманча бу бинага сезгә бары тик профилактик чаралар үтү максатыннан гына килергә язсын! Саулык-сихәтлектә яшәгез, Яңа еллар шатлык-сөенечләр генә китерсен, – дип әлкәйлеләргә изге теләкләрен ирештерде район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин. Ул районыбыз авылларында яшүчеләргә уңайлы шартлар тудыруны кайгырткан республика Президентына, җитәкчеләребезгә, аларны төзегән “Нефтемаш” осталарына барсы исеменнән рәхмәт сүзләрен белдерде. Үзәк сырхауханә баш табибы Илдар Шиһапов Республика программасы гамәлгә кертелгәннән соң файдалануга тапшырылган ФАПларның монсы унберенчесе булуын әйтте. Үзе дә 28 ел авылда фельдшер булып эшләгән биләмә башлыгы Светлана Зиннурова яңа бинаның хезмәткәрләр өчен дә, пациентлар өчен дә бик уңайлы булуын ассызыклады.
Медпунктның эче иркен, якты, җылы, заманча җиһазланган, кайнар, салкын суы агып тора, суыткычлар гына да өчәү. Процедуралар, санитария, авыруларны кабул итү бүлмәләре – һәркайсы аерым. Фельдшерлар Римма Ахунова, Ләйлә Ибраһимова яшь булсалар да, тәҗрибәле, тырышлар. 546 кеше яшәгән Әлкәй авылына (күршедәге Чатрага да хезмәт күрсәтәләр) берсе 5 ел элек, икенчесе әле быел гына килгән. Әмма инде халык күңелен яулап өлгергәннәр.
–Авыл гомергә шәфкать туташларыннан уңды. Бу кызларыбызга да эшләү өчен менә шундый яхшы шартлар тудырылганга сөенеп бетә алмыйбыз, – ди мәгариф ветераны Мөршидә Исламова.
Лиза НУРЛЫЕВА