Шушы көннәрдә, Әлмәт шәһәрендә идарә башлыгы һәм Татарстан республикасы 2 нче федераль янгынга каршы хезмәтенең янгын сүндерү бүлекләре башлыклары арасында, 2016 елда башкарылган эшләргә йомгак ясалу өчен утырыш булды. Үткән елда, “Азнакайнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсе объектларын янгыннан саклау һәм булдырмау өлкәсендә башкарылган эшләр буенча 24 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең профилактика бүлекчәсе “Татнефть” ачык җәмгыяте, барлык янгын сүндерү һәм коткару бүлекләре арасында иң яхшыларының берсе - 3 нче урынны яулады.