11 гыйнвар көнне Азнакай нефтьчеләре 24 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең янгын белән көрәшүчеләренә яңа ел бүләге итеп яңа янгын сүндерү машинасы бүләк иттеләр, янгын сүндерү бүлеге депосында иске янгын машинасы урынын яңасы алды. Азнакай шәһәре янгын сүндерүчеләре әлеге вакыйганы күптән көткәннәр иде, чөнки үзенең вакытын үткәреп җибәргән янгын сүндерү җиһазлары һәм дә техникалары аларга янгынга барып җитәргә баш бәласе иде. Коточкыч сирена тавышы көннең теләсә кайсы вакытында аваз салырга мөмкин, шуңа да техникаларны ремонтларга урын юк. Заманча җиһазландырылган, ышанычлы янгын сүндерү бүлеге техникалары булу - ул уңышлы гына янгынны сүндерүгә ирешергә бик күп мөмкинлекләр бирә. Хәзер инде нефтьчеләр дә ышанычлы кулларда, бәла булган очракта ярдәмне кайсы яктан көтәргә икәнен беләләр.