Район башлыгы белән матбугат конференциясе

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

2016 ел азнакайлылар өчен вакыйгаларга бай булды. Безнең күрсәтерлек матур эшләребез дә, сөенеп сөйләрлек югары күрсәткечләребез дә бихисап.

Традиция буенча, Россия Федерациясе Президенты да, Татарстан Республикасы Президенты да иске елны озатып, яңасына аяк басканда массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары белән очраша, узып баручы елга йомгак ясый, сорауларга җавап бирә. 26 декабрьдә Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин да дүртенче хакимият вәкилләрен үз янына җыеп, «Маяк» газетасы, җирле һәм республика радио-телевидение журналистларының барлык сорауларына да җавап бирде.
– Елга йомгак ясаганда, гадәттә, һәркем артка борылып карый, эшләгән эшләрне барлый, проблемаларны күздән үткәрә, киләчәккә якты планнар кора. Бу — табигый хәл. Гомумән алганда, 2016 ел безнең өчен, Азнакай халкы өчен уңышлы булды дияргә мөмкин. Нинди генә өлкәне алсаң да: авыл хуҗалыгы, мәдәният, икътисад, төзелеш, спортмы– барысында да үсеш күзәтелә. Үсеш булгач, нәтиҗәсе дә бар. Хак бәяне халык бирә, шуңа без алга тагын да зуррак планнар куеп, аңа омтылырга, бердәм эшләргә тиеш. Сез, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, бер генә вакыйганы да күз уңыннан ычкындырмыйсыз, матбугат чаралары аша яктыртып киләсез. Район җитәкчелеге районның һәм шулай ук республиканың һәр вакытлы басмасы, телерадиокомпаниясе белән хезмәттәшлек итәргә әзер, киләсе елда да шулай үзара хезмәттәшлек, элемтәләр дәвам итәр, дигән өметтә калабыз, – диде ул очрашуда.
Аеруча актуаль дип тапканнарын, күпчелекне кызыксындырган сорауларга җавапларны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез, хөрмәтле укучыларыбыз.
– Һәр узып баручы елның үз истәлекле вакыйгалары була. Узган елда район күләмендә иң истәлекле, күңелле вакыйгалар дип кайсыларын атар идегез?
– 2016 ел безнең район, Азнакай халкы өчен уңышлы ел булды. Бик күп кыю идеяләребез һәм планнарыбызны тормышка ашыра алдык. Барлык дәрәҗәдәге программа-проектларыбыз да үтәлде, бөтен өлкәдә дә үсеш, яңарышларга ирешелде. Агымдагы ел юбилейларга аеруча бай булды. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов катнашында районыбызның – 85, Актүбә бистәсе төзелү һәм «Азнакайнефть» идарәсенә нигез салынуның 60 еллык юбилейларын зурлап билгеләп үттек. Җирлегебездә өр-яңа йортлар калыкты, юллар салынды, парк һәм спорт мәйданчыклары, мәгариф һәм медицина учреждениеләре төзелде, Мәдәни үзәк, районыбызның тарихи үзәге булган музей, сәүдә-сәнәгать үзәкләре ачылды. Аларның барсы да республика җитәкчелеге, нефтьчеләребезнең ярдәме белән эшләнде.
Авыл хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт һәм башка тармакларыбызда да алга куелган бурычмаксатлар уңышлы башкарылды. Менә шушы ирешелгәннәрдә зур тырышлыгы салынган, районның үсешенә үз өлешен керткән барлык тармакларда хезмәт куючы азнакайлыларга ихластан рәхмәтемне җиткерәм.

Алга без тагын да зуррак планбурычлар куябыз. Аларны үтәп чыгуда һәркайсыбыздан зур тырышлык, иҗади хезмәт таләп ителә.
– Азнакайлылар елныңелында мул уңыш үстерә. Терлекчелек өлкәсендә дә күрсәткечләребез яхшы. Актүбә бистәсендәге мега-ферма районда ит-сөт җитештерүдә иң зур өлеш кертүчеләрнең берсе. Киләчәктә дә шундый заманча терлекчелек комплекслары төзү күздә тотыламы?
– Авыл хуҗалыгы элекэлектән иң мөһим тармакларның берсе булды. Районыбыз авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең ирешкән уңышлары өчен горурланырлык. Без игеннәрнең тулаем җыемы һәм иген уңышы буенча да республикада а лдынгылар рәтендә барабыз. Быел да игенчеләребез 170 мең тонна югары сыйфатлы бөртекле ашлык җитештерделәр. Шөкер, терлекчеләребезнең уңышлары да куанычлы. Мөгезле эре терлекләрнең саны арта бара. Бүгенге көндә районда 34 меңнән артык мөгезле эре терлек бар. Быел узган ел белән чагыштырганда сөт – 5, ә ит 8 процентка артыграк җитештерелде. Мега-фермадагы шартлар чит илләрдәге заманча терлекчелек комплексларындагы кебек. Киләчәктә мега-ферманы тагын да киңәйтү, симертү группасын да арттыру һәм нәселле таналар кайтару планлаштырыла. Яңа елда д а “ Азнакай” а грофирмасы базасында Сукаеш авылында 2000 баш савым сыерга исәпләнгән янә шундый терлекчелек комплексын төзү буенча эш алып барыла.
– Яңа еллар җитә башласа, халык торак-коммуналь хезмәтләргә түләү бәяләре тагын да артыр дип борчыла башлый. Әлеге тармакта нинди эшләр башкару күздә тотыла?
– Торак-коммуналь хуҗалыгы Азнакайда гына түгел, илдә иң зур проблемаларның берсе. Шунысы куанычлы, бүген бездә, башка район-шәһәрләр белән чагыштырганда, тарифлар түбәнрәк. Коммуналь хезмәтләр өчен түләүне без билгеләмибез, ул махсус комитет тарафыннан раслана, ә торак хезмәтләре тарифларына килгәндә, аларны берничә ел дәвамында арттырмый, бер дәрәҗәдә тоттык. Ягулык материалларына, башка төрле хезмәт-чималларга бәя үскәндә, тарифларны арттырмый мөмкинлек юк. Шуны да аңларга кирәк, әлеге өлкәдә хезмәт куючы урам себерүчеләр, идән юуучылар, балта осталары, слесарьлар да яхшы хезмәт хакына лаек. Аннан халыкның бүген торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычы 70 миллион сумнан артып китте һәм ул бер дә кимеми, ә арта гына бара. Шулай да без әлеге мәсьәләне кулдан ычкындырмыйбыз, торак милекчеләр ширкәтләре белән сөйләшүләр алып барабыз, аларның эшчәнлеге һәрдаим контрольдә.
– Республикада соңгы вакытта сәламәтлек саклау өлкәсен оптимальләштерү сәясәте бара. Аның җилләре безнең районга да кагыламы?
–Бүгенге көндә без халык өчен иң кирәкле, мөһим объектларны саклап калу өчен барсын да эшлибез. Беләсез, поликлиниканы ябачаклар икән, дигән сүзләр таралган иде бит. Әлбәттә, ул ябылмый һәм ябылмаячак та. Монсы инде бөтенләй буш сүз.
Ел дәвамында районда яңа медицина учреждениеләре дә ачылды. Әйтик, медицина экспертизасы хезмәте бинасы, Шәйхетдинов микрорайонында участок табибы офисы, авылларда модульле фельдшер-акушерлык пунктлары, быел менә соңгысы Әлкәй авылында сафка басты.
– Быел, Су саклау зоналары елында, районда бик күп максатчан эшләр башкарылды. Ә инде 2017 ел – Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елында Азнакайда нинди эшләр башкару күздә тотыла?
– Берничә ел эчендә генә дә районда тирә-як мохитне саклау, төзекләндерү буенча бихисап эшләр башкарылды: Кара елга буйлары танымаслык булып үзгәрде, “Игелеклелек”, “Гаилә” парклары төзелде.
Районда буаларны ремонтлауга аеруча зур игътибар бирелә. Соңгы елларда гына да республика программасы нигезендә 1 4 б уа капиталь төзекләндерелде, 2017 елда тагын 6ны ремонтлау планлаштырыла. Шунсын да билгеләп үтәргә кирәк, Азнакай иң күп буа-сулыкларны үз эченә алган районнарның берсе. Экология елы да безнең алга җитди һәм бик мөһим булган бурычлар куя. Алга таба да Кара елга буен төзекләндерү, матурлау, халыкка уңайлыклар тудыру эшләре, берсүзсез, дәвам итәчәк. Районыбызда чишмәләр бик күп. Киләсе елда аларны төзекләндерүгә зур әһәмият бирергә уйлыйбыз. Шулай ук “Юбилейный”дагы ачык бассейнны ремонтлап, анда заманча пляж ясау хыялы белән дә янабыз. Иң мөһиме, аларны тормышка ашыруда барлык органнарның, җирлегебездә яшәгән халыкның бердәм эшләве төп шарт булып кала дип уйлыйм.
– Соңгы елларда республика программасы буенча мәктәпләрнең йөзе танымаслык булып үзгәрде. Быелдан капиталь ремонт балалар бакчаларына күчте. Районда күпме балалар бакчасы яңартылачак? Мәгариф өлкәсенә караган тагын нинди яңалыклар көтелә?
– Чыннан да, әлеге программаның ярдәме зур булды. Капиталь ремонттан тыш, шәһәрдә заманча 1 яңа мәктәп, 2 балалар бакчасы да төзелде. Әйтергә кирәк, 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балаларның барысы да бакчада урын белән тәэмин ителгән. Быел 2 мәктәпкәчә учреждение капиталь ремонт кичерде. Киләсе елда 4 се әлеге программага кертелде. Балалар бакчаларының күбесе яңартуны сорый. Яңа елда элекке 1 нче мәктәп бинасы да ремонтланачак. Анда коррекция мәктәбе күчәчәк. Биредә укучыларга иркен ашханәсе дә, бакчасы да, спорт залы, мастерское да, башка уңайлыклар да күп. Ә коррекция мәктәбе урнашкан хәзерге бина балалар бакчасы итеп үзгәртеләчәк. Биредә мөмкинлеге чикле балалар өчен төркем ачу да планлаштырыла.
– Үз эшен башлап җибәрүчеләр, гомумән, урта һәм кече бизнес, фермерлар өчен бездә шартлар җитәрлекме?
– Эшмәкәрлек эшчәнлеге өчен Азнакай районында барлык уңайлыклар да бар. Районда эшмәкәрләр арасында җитештерү эшчәнлеген арттыру максатында өч сәнәгать мәйданчыгы булдырылды. Аларга ярдәм максатыннан, районда эшмәкәрләр берлеге эшләп килә. Алар федераль, республика һәм район күләмендә төрле ярдәм программаларыннан актив файдаланалар. Быел гына да төрле программалар буенча 55 млн сумлык финанс ярдәме алдылар. Эшмәкәрлек авыл хуҗалыгына да ныклап үтеп керде. Әмма әле эшмәкәрлек өлкәсендә эшне тагын да активлаштырырга, өстәмә эш урыннары булдырырга кирәк. Ташламалы кредитлар алырга, программаларда катнашырга да безнең ярдәмгә мохтаҗ алар. Җитештерү өлкәсенә, инвесторлар җәлеп итүгә, продукция җитештерүче яңа объектлар булдыруга игътибарны арттыру зарур. Чәй фабрикасы ачу буенча да төрекләр белән сөйләшүләр алып бару дәвам итә.
Бер сәгатькә сузылган иркен аралашу вакытында күтәрелгән мәсьәләләрнең күбесе социаль өлкә, төзелеш, икътисад, авыл хуҗалыгы, яшьләр сәясәтенә бәйле булса да, очрашуның темасы моның белән генә чикләнмәде. Район башлыгына юлланган сораулар арасында яңа эш урыннары булдыруга, җирлегебездә спорт, эшмәкәрлек үсешенә, яшьләр сәясәтенә кагылганнары да бар иде. Бер сүз белән әйткәндә, журналистлар тормышыбызның төрле почмакларына күз салырга өлгерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International