Мордовия Республикасының Саранск шәһәрендә шорт-трек буенча Россия беренчелегенең икенче төбәкара ярышлары үтте. Анда безнең районнан тренер Светлана Гыйльфанова җитәкчелегендә алты спортчыдан торган команда чыгыш ясады. Өч дистанция нәтиҗәләре буенча Тәлгать Галиев (рәсемдә сулдан беренче) икенче урынны яулады. Ильяс Шәрифуллин 500 метр дистанциядә шулай ук икенче булды. Тимур Хәсәнов 333 метрда алтынчы килде. Ярышның гомуми нәтиҗәләре буенча спортчыларыбыз Россия беренчелеге финалына сайлап алынды.