Бик кадерле әни, әби мин

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

Ләмига апа Сафиуллина – Татшуган авылында бәхетле озын гомер кичерүче мөхтәрәм өлкәннәребезнең берсе.

85 яшькә җиткәнче сугыш чоры баласына тормышның күп сынауларында сыналырга, язмышның ачы җилләренә каршы торырга туры килә. Бүген исә озын гомер юлының иң татлы җимешен авыз итүе Ләмига апаның.
Тумышы белән ул Арча районы, Урта Бирәзә авылыннан.
– Гаиләдә без ун гына бала идек, – ди Ләмига апа, елмаеп.
Үзе гаиләдә иң өлкән бала булганлыктан, иркәләнеп утырырга мөмкинлек булмый, әлбәттә.
Сугыш башланганда аңа тугыз яшь тулган була.  Әтиләреннән алар биш бала кала.
– Кечерәк чакта авылыбыздагы яшелчә бакчасында эшләдек, аннан, бераз үсә төшкәч, ашлык сугарга, колхозның башка эшләренә йөри башладык. Безнең бәхеткә, әтиебез сугыштан исән-сау кайтты. Агротехник булып эшләгән әткәйдән бер тотам да калмыйча, гел ияреп йөри идем, – дип искә ала ул елларны Ләмига апа. Кечкенәдән икмәк кадерен, җир тәмен белеп үскән яшүсмер, мәктәпне тәмамлаганнан соң, ике дә уйлап тормый, 1950 елда Зөя авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә.
– Ул чорда сугыштан кайткан яшь егетләр дә укырга килде. Әнә шул вакытта баһадирдай гәүдәле Сабир белән танышып киттек, – дип хәтер йомгагын сүтә ветеран. Укуын тәмамлаган кызны Балтач районына агроном итеп эшкә җибәрәләр. 1954 елда исә ул Татшуган авылына килен булып төшә һәм “Эконом” колхозында агроном булып эшли башлый. Авылда китапханә ачылгач, Ләмига апа шунда эшкә чыга. Сабир абый исә Татшуганга кайта һәм 38 ел гомерен туган җирендә тир түгеп, иген игеп үткәрә.
Ләмига апа Сафиуллина тормыш иптәше – районыбызның легендар шәхесе – РСФСРның Атказанган агрономы, Ленин ордены кавалеры Сабир Әхмәдишин белән биш бала: өч ул һәм ике кыз тәрбияләп үстерәләр, барсына да югары белем бирәләр.

Ул елларда Сабир абый басулардан кайтып керми. Әлбәттә, хуҗалык эшләре дә, бала тәрбияләү дә күпчелек Ләмига апа җилкәсенә төшә. Әмма ул еллардан бер дә зарланмый юбиляр.
– Бик күңелле яшәдек,йортыбыз балалар тавышыннан шау-гөр килеп торды. Хуҗалык эшләрендә балалар бик нык ярдәм итте, – ди ул.
– Әнкәйнең бер күз карашыннан аңлап тордык. Кычкырганы да, сукканы да булмады, ә әйткән һәр эшен башкара идек. Тагын шунысы бар, без һәрчак эш белән мәшгуль булдык: утыз сутыйлы бакча тутырып бәрәңге үстерү, аны эшкәртү, мал-туар карау, ихатага коедан су ташу... Әни үзе дә, әтиебез кебек, бер генә минут та тик тормады. Тәрбиянең иң  мөһим һәм үтемле чарасы – эш, минемчә. Без үзебез шул үрнәктә тәрбияләндек, хәзер үзебезнең балаларны, оныкларны да шуңа өндибез, – дип сүзгә кушыла өлкән уллары Мөнир.
86 яшенә чыккан Ләмига апа белән сөйләшеп сүзләребез бетми. Куелган сорауларга биргән тулы җавабы, хәтере, тыйнаклыгы, сабырлыгы, кешегә хөрмәте сокландыра. Күңелгә ирексездән “Гомер яшь чакта ничек тә үтә, бәхет картлыкта кирәк” дигән мәкаль искә төшә. Яшәлгән еллары битләрендә буразналар булып сызылса да, Ләмига апаның күңел матурлыгы аны яшәртеп җибәргән кебек. Ләмига апа бүген килене Гөлсинур тәрбиясендә бәхетле гомер кичерә.
– Аллага шөкер, киленнәремнән уңдым, берсенә дә тел-теш тидерерлек түгел. Янымдагысын – Гөлсинурны әйткән дә юк инде. Бик тату яшибез, кайгыбыз да, шатлыгыбыз да уртак. Аның да картлык көннәре бәхетле булыр, чөнки ул үзенең миңа яхшы мөнәсәбәте белән балаларына, оныкларына үрнәк күрсәтә, – ди Ләмига апа. Бүген ул 12 онык, 5 оныкчык өчен кадерле әби дә.

– Бала баласы балдан татлы диләр, һич ялган түгел, күргән саен күрәсе, сөйгән саен сөеп кенә торасы килә үзләрен, – ди ул шатлыгын яшерә алмыйча. – Бүгенге тормыштан бик канәгатьмен. Әни дип өзелеп торучы балаларым, әби дип, һәркөнне үзләренең яңа һөнәрләре белән сөендереп торучы онык-оныкчыкларым була торып, ничек канәгать булмау кирәк?! Күршеләребез бик яхшы, Аллага шөкер. Иң мөһиме, ил-көннәр тыныч торсын да, ачлык-ялангачлык күрергә язмасын.
Таңсылу САНИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International