Бар көч урамнарны кардан чистартуга юнәлдерелгән

2017 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

Быелгы кыш явымтөшемгә бай. Бәйрәм алдыннан гына урамнарны яхшылап чистартып, карын читкә чыгарганнар иде, ялларның соңгы көнендә тагын ишеп яуды.

Таякның авыр башы яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы производство предприятиесенә төшә.
– Үзебезнең 10 берәмлек техника белән генә җитешә алмыйбыз, шуңа күрә нефть һәм транспорт оешмалары да ярдәмгә килде. Соңгы ике көндә генә дә 600 куб. м кар чыгарылды. Шәһәр эчендә юллар рәткә салынды, хәзер төп көч шәхси секторга юнәлдерелде, – ди баш инженер Рәшит Харрасов.
Ял көннәрендә дә грейдерлар туктап тормаган, иртәнге дүрттән эшкә тотынганнар.
– Кардан чистартуда кыенлыкны юл кырында калдырылган шәхси машиналар да тудыра. Аеруча Мәхмүт Хәсәнов урамында хәл катлаулы, – ди ул.

Ишек алды җыештыручыларга да бу көннәрдә эш хәттин ашты.
– Безнең карамакта барлыгы 26 күп фатирлы торак йорт. 13 ишек алды җыештыручыбыз бар. Алар бәйрәм көннәре дип тормадылар, кар яуган саен ишек алларын, йорт кырларын чистарттылар. Кешеләр хәтта шалтыратып рәхмәт әйтәләр, – диде «28 нче Квартал» идарәче компания генераль директоры Марат Солтанов.
Трассаларда исә автомобиль юллары идарәсе хезмәткәрләре көч куйды.
– Буран көннәрдә 32 берәмлек техника тәүлек буе олы юлларны кардан чистартты, – ди идарәнең хәрәкәтне оештыру буенча инженеры Наил Мәрданов. Әле кышның башы гына.
Алга таба ул безгә тагын нинди сынаулар салган, билгесез. Синоптиклар исә гыйнварда салкынча аяз һава вәгъдә итәләр.
Резеда ШӘРИПОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International