Җитәкчеләр уңыш турында фикер алыштылар

2017 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

Семинарда район, агропредприятиеләр җитәкчеләреннән тыш, ветераннар да катнашты.

Алар районның алдынгы хуҗалыкларының берсе булган “Марс” хуҗалыгында техника паркы, амбар, терлекчелек комплексларында булып, эш алымнары белән танышып, тәҗрибә уртаклаштылар, узган елга йомгак ясадылар. Биредә тәҗрибә уртаклашыр өчен җирлек киң. Барлык төр техника да җылы гаражларга урнаштырылган, аларның күбесе инде язгы кыр эшләренә тулы әзерлектә. Соңгы вакытта гына да сөт савып алуны тонна ярымга кадәр арттырганнар, чөнки терлекләрнең алдыннан төрләндерелгән сыйфатлы азык өзелми. Малкайлар салкын утарларда да җылымса су эчәләр. “Мондый салкын көннәрдә җылы су 25 процентка кадәр терлек азыгын экономияли”, – диләр белгечләр. Терлекчелек комплекслары чиста, заманча җиһазландырылган. Биредә яшь кадрлар бик теләп эшкә кала.
Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре эш планнары белән уртаклаштылар. Марслылар үрнәгендә быел күпьеллык үләннәрне күбрәк чәчәргә кирәк, дигән фикергә килделәр. Азнакайлылар яңа елны матур күрсәткечләр белән каршы алдылар. Ит-сөт җитештерү темплары арткан, республика күләмендә иң күп икмәк җитештерүчеләр дә алар.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International